Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга музей-ядкарьлеге «Сәнгать төне»нә чакыра

Быел акция чаралары Халыклар бердәмлеге көненә багышлана.

3 ноябрьдә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге ел саен үткәрелә торган «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясенә кушылачак.

Быел акция чаралары Халыклар бердәмлеге көненә багышлана һәм «Мәдәниятләр бердәмлегендә — халык көче» дигән гомуми девиз астында оештырыла. Кунакларны мавыктыргыч экскурсияләр, концертлар, лекцияләр, интерактив уеннар һәм иҗади мастер-класслар көтә.

Төп вакыйгалар ике мәйданчыкта 17:00 дән 22:00 гә кадәр барачак:

  • Заманча этносәнгать музее (Казан ур., 17а)

«Үз Ватанының тугры уллары» интерактив программасын тәкъдим итә.

  • Күргәзмәләр залы (Казан ур., 24)

«И дым Отечества нам сладок и приятен!» программасына чакыра.

Алабуга халкын һәм кунакларын сәнгать, тарих һәм милли колорит белән тулы онытылмас кичә көтә.

Белешмәләр өчен телефоннар:

  • Күргәзмәләр залы: 8 (85557) 7-89-38
  • Хәзерге заман этносәнәгате музее: 8 (85557) 7-89-89

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев