Алабуга музейлары кунаклар кабул итә
5 декабрь көнне Алабугада Музей-ядкарьлекнең юбилей чаралары кысаларында «Детский музейный центр. Вызовы и перспективы» коворкингы узды. Чарада илнең төрле почмакларыннан музей җитәкчеләре катнашты. Программа Күргәзмәләр залында С. А. Есенин биографиясенә багышланган «Это все мне родное и близкое» күргәзмәсен тәкъдим итүдән башланды.
Күргәзмәләр залы матурлык һәм сәнгать сөючеләрне яңа композицияләр һәм инсталляцияләр белән гаҗәпләндерүен дәвам итә. Бу юлы ул иң күренекле шагыйрьләрнең берсе — Сергей Александрович Есенинның биографиясенә һәм иҗатына багышланган күргәзмәне тәкъдим итә. Күргәзмәгә куелган барлык экспонатлар, шагыйрь фотосурәтләреннән башлап, аның перчаткаларына кадәр, «С. А. Есенинның Дәүләт музей-ядкарьлеге» байлыгы булып тора. Әлеге музей шагыйрьнең туган ягында, Рязань өлкәсенең Константиново авылында урнашкан.
Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге директоры Гөлзада Руденко шәһәребезгә илебезнең төрле почмакларыннан килгән кунакларны сәламләде. Кунаклар — музей эшен яхшы белүчеләр, алар бу эш белән янып яшиләр. Алар арасында «Куликово поле» дәүләт хәрби-тарихи һәм табигый музей-ядкарьлеге директоры Владимир Гриценко, Дәүләт Дарвин музее директоры Анна Клюкина, Сарапул тарих-архитектура һәм сәнгать музей-ядкарьлеге директоры Сабина Креклина, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-ядкарьлеге директоры Рамил Җиһаншин һәм башкалар бар иде.
— Алабуга укучылары безнең музейларда Лермонтов, Толстой иҗатын, тарихны өйрәнәләр. Барлык мәктәпләр бу эштә катнаша. Күптән түгел шушы ук залда без А. С. Пушкинның «Михайловское» дәүләт мемориаль тарихи-әдәби һәм табигый-ландшафт музей-ядкарьлеге ярдәме белән «Пушкин в Михайловском» экспозициясен тәкъдим иттек. Сүз уңаеннан, Күргәзмәләр залын без 2007 елда ачтык. Шәһәр тарихы музее кебек үк, ул безнең коллегабыз Наталия Фишман ярдәмендә үзгәртеп кору кичерде. Балалар музейларга бик теләп йөриләр, безнең музей-мәгариф эшчәнлеге бүген бик яхшы үсеш алган, — дип уртаклашты кунаклар белән Гөлзада Рәкыйповна. Шулай ук ул С. А. Есенинның Музей-ядкарьлеге Алабугага беренче тапкыр килүен дә билгеләп үтте.
Кунаклар алдында кызыклы һәм мәгълүмати доклад белән Алабуга музей-ядкарьлегенең фәнни хезмәткәре Эдуард Брусков чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Цветаева белән Есенинны чагыштырды, аларның үзара мөнәсәбәтләре турында сөйләде. Бөртекләп җыелган материал беркемне дә битараф калдырмады.
Гадәттә, кунакка буш кул белән йөрмиләр, шуңа күрә Күргәзмәләр залына килгән кунаклар Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенә бүләкләр тапшырдылар. Шундый гаҗәеп бүләкләрнең берсе — Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-ядкарьлеге директоры тарафыннан тәкъдим ителгән штурвал булды. Җәймә астына яшерелгән штурвал җыелганнарның барысын да кызыксындырды:
— Бу предмет туган ягына кайтты, — дип серле итеп сүз башлады Светлана Скучаева, җәймәне чишеп, — без Алабугага барырга әзерләнгәндә, бу уникаль экспонатның табылуы билгеле булды. Бу — «Ольга Стахеева» пароходының штурвалы. Әлеге судно Түбән Новгородта 1899 елда төзелгән. Штурвал Пермьдә, барахолкада булып чыкты, аны һәвәскәр коллекционер сатып алган, ә аңардан Елга флоты музеен булдырырга хыялланган безнең чистайлы сатып алган. Кызганычка, аның коллекциясе таратып бетерелгән, ә тәгәрмәчне без коткарырга өлгердек.
Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни-тикшеренү эшләре буенча генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова да үзенең бүләге белән гаҗәпләндерде:
— Әлбәттә, без сезгә нәрсә бүләк итәргә икән дип уйландык. Сезнең яңа музейлар ачарга омтылуыгызны белеп, без антиквар кибетләр белән эшләдек һәм менә шундый кызыклы әйбер таптык, — дип мөрәҗәгать итте Гөлзада Рәкыйп кызына Светлана Юрьевна. — Бу Алабуга һөнәрче укучылар мәктәбе таблицасы. Таблица сезнең фондларга керер һәм яңа музей булдыру перспективасын бирер дип уйлыйм.
Күргәзмәне тәкъдим итү дустанә атмосферада узды, кунаклар экспонатлар һәм композицияләр белән ләззәтләнеп кенә калмыйча, яңа танышулар, фикердәшләре белән аралашу мөмкинлеге алдылар. Сергей Александрович Есенин Алабугада музей эше мэтрларын җыйды һәм бу, әлбәттә, искиткеч, чөнки үз эшләренә гашыйк булган шулкадәр күп кешенең бер урында җыелуы — сирәк күренеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев