Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга музейларының юбилей елы: 17 музей һәм яңа рекордлар

2024 ел Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге (АДМЯ) өчен истәлекле ел булды. Аңа нигез салынуга 35 ел тулды.

Шушы еллар дәвамында музей-ядкарьлек хезмәткәрләре музей әйберләрен җыялар, өйрәнәләр һәм саклыйлар, яңа музей экспозицияләре булдыралар, мәдәни мирас объектларын мониторинглау белән шөгыльләнәләр, Алабуганың тарихи-мәдәни мирасын саклыйлар, халык арасында таныталар, фәнни-тикшеренү һәм агарту, реклама-мәгълүмат, нәшрият һәм күргәзмә эшчәнлеге алып баралар, музей-мәгариф программаларын булдыралар һәм гамәлгә ашыралар, туризм, халык һәм сәнгать кәсепләренең барлык төрләрен үстерү белән шөгыльләнәләр һәм башка бик күп эшләр эшлиләр.

Бүген Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге канаты астында 17 музей-күргәзмә объекты эшләп килә, унсигезенчесе ачылырга әзерләнә. Музейчылар 490 гектардан артык мәйданны биләгән 184 мәдәни мирас объектының сакланышын күзәтәләр. Алар арасында федераль әһәмияткә ия 6 һәйкәл бар. Монгол чорына кадәрге Идел буе болгарларының бердәнбер сакланып калган Алабуга шәһәрлегенең ак таш корылмасы да шушы исемлеккә керә.

АДМЯ өчен юбилей елы вакыйгаларга бай булды һәм массакүләм чаралар уздыру нәтиҗәләре буенча рекордларга иреште. Иң мөһим вакыйгаларның берсе ел башында ук үтте: Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында «Донбасс — Россия: тарих һәм хәзерге заман» күчмә мәгърифәтчелек күргәзмә проектын ачып җибәрде. Әлеге күргәзмә Россиянең Новоро́ссия җирләре белән үзара мөнәсәбәтләре турында ачыктан-ачык сөйли. Ел дәвамында шәһәрнең 9 уку йорты әлеге экспозиция белән таныша алды.

Донецк һәм Луганск халык Республикаларына бер тонна гуманитар йөк җибәрү Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге өчен символик һәм әһәмиятле вакыйга булды. Йөк составына «Операция «Реинтеграция». Россия рәссамнары диалогы: Донбасс һәм Алабуга» проектында катнашучы 149 рәссам тарафыннан 2023 елда Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә эшләнгән иң яхшы рәсем һәм график эшләрнең 240 данә күчермәсе, шулай ук 200 дән артык китап һәм 50 килограммнан артык азык-төлек кергән.

Музей-ядкарьлекнең юбилей елы традицион мәдәни-мәгариф чараларына да бай булды: мәктәп укучылары өчен «Аларның исемнәре Россияне данлады» республика фәнни-гамәли конференциясе (Татарстан Республикасының 15 торак пунктыннан 72 катнашучы 64 доклад белән чыгыш ясады), яшь рәссамнарның «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» республика конкурсы (Татарстанның 19 шәһәреннән һәм торак пунктыннан 32 сәнгать мәктәбе, балалар иҗаты үзәге һәм студиясе укучыларының 525 рәсеме тәкъдим ителде), заманча этносәнгать буенча халыкара арт-симпозиум (4 илдән, Россиянең 14 төбәгеннән 37 рәссам катнашты), «BASHNYA» халыкара яшь рәссамнар иҗат лабораториясе (Россия, Беларусь һәм Төркиядән 18 катнашучы килде).

Рекордлар елы

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең зур вакыйгалы чаралары чыннан да 2024 елда барлык рекордларны уздырды. Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» халыкара музыкаль фестивалендә 326 музыкант, артист һәм вокалист катнашты. 4 көн эчендә концертларга 61 мең кеше килде.

Быел Бөтенроссия Спас ярминкәсендә өч көн эчендә 339 мең кеше булган. Анда Россиянең 71 төбәгеннән 2200дән артык декоратив-гамәли сәнгать осталары, ваклап сату, җәмәгать туклануы һәм аттракцион вәкилләре, чәчәкләр белән сәүдә итүчеләр катнашты. Бал шәһәрчегендә 35 палатка тәкъдим ителде.

XVII Бөтенроссия чаң кагу фестивалендә 149 кеше катнашты, алар арасында 69 чаң кагу остасы, 5 мультиинструменталист-музыкант, гөсләчеләр, уникаль инструментлар авторлары, рухи-патриотик җырлар башкаручылар, Беларусь Республикасының һәм Россия Федерациясенең 44 шәһәреннән һәм торак пунктларыннан, шул исәптән Карелия, Кырым, Татарстан, Удмуртия, Чувашиядән килгән иҗади коллективлар бар иде.

11 мең кеше быел традицион җәядән ук ату буенча «Туган Батыр» III Бөтенроссия турнирында булды. Быел ярышларда Удмуртия, Башкортостан Республикаларыннан, Пермь краеннан, Чиләбе өлкәсеннән, Үзбәкстан, Казахстан һәм Татарстанның 6 торак пунктыннан 90 укчы катнашты.

Галерея

2024 елда АДМЯ күргәзмә мәйданчыкларында Россиянең әйдәп баручы музейларыннан, Россия һәм Татарстанның танылган рәссамнарының шәхси тупланмаларыннан музей коллекцияләре тәкъдир ителде. Шул ук вакытта Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм чит илләрдә үз фондларыннан күчмә күргәзмәләр оештырды. 2024 елда барлыгы 110 нан артык күргәзмә оештырылган.

Цветаева укулары

XI Халыкара Цветаева укулары да быел бөтенләй яңа форматта узды. Беренче мәртәбә «Музей-ядкарьлек — шәһәргә» проекты кысаларында Чаллының «Мастеровые» рус драма театры ярдәмендә Алабуганың 16 мәгариф учреждениесендә бер үк вакытта «Цветаеваны укыйбыз» дигән бердәм дәрес үткәрелде, анда 2 меңгә якын кеше катнашты.

Цветаева укулары көннәрендә шәһәр буенча 19 чара һәм 17 музей-күргәзмә объектында экскурсия оештырылды. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Түбән Новгород, Омск, Уфа, Казан, Әлмәт, Чаллы, Алабуга, Менделеевск шәһәрләреннән 61 кеше катнашты: М. И. Цветаева иҗатын өйрәнүче 6 галим (фән кандидатлары һәм профессорлар), музей җәмәгатьчелегенең 5 вәкиле, иҗади һөнәрләрнең 22 вәкиле: 6 шагыйрь, 3 актер, 1 режиссер, 3 җырчы, 9 музыкант, шул исәптән М. И. Цветаева исемендәге әдәби премиягә ия булган 7 лауреат бар иде.

Россиянең халык артисткасы Светлана Крючкова, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Светлана Романова, Россиянең атказанган артисткалары Ольга Кабо һәм Нина Шацкая, Халыкара конкурслар лауреаты Александр Крючков, Татарстанның атказанган артисткасы Юлия Җиһаншина, җырчы Эльмира Галиева иҗади программалар һәм спектакльләр күрсәтте.

Алабугада Марина Ивановна беренче өч көнен яшәгән китапханә техникумы бинасында (Бөек Ватан сугышы елларында эвакуацияләнгән кешеләр өчен тулай торак булган) Цветаевага мемориаль такта ачылды.

Цветаева укуларының бөтен мәдәни программасы алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге тарафыннан аның 35 еллыгы уңаеннан бүләк булды.

Музей — балаларга

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге яшь буында системалы белемнәр формалаштыру, тарихи мираска сакчыл мөнәсәбәт һәм кече ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү буенча мөһим эш алып бара. 2024 елда «Музей һәм мәктәп» музей-белем бирү программасы кысаларында 3 меңгә якын мәктәп укучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр «Әкият терапиясе» проекты кысаларында музей дәресләрендә, дәресләрдә һәм интерактив театральләштерелгән тамашаларда булдылар.

Туризм 

2024 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча АДМЯ музей-күргәзмә объектларында һәм мәдәни-массакүләм чараларында бер миллион йөз меңнән артык кеше булды. Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге быел 241 теплоход кабул итте. Алабуга причалы бу сезонда берьюлы 6 теплоход кабул иткән көннәр дә булды. Һәр бишенче турист, уникаль музейларны күрер өчен, Алабугага кабат әйләнеп кайта. 2024 елда Алабуга «Музей туризмы буенча иң яхшы шәһәр» исемен алды.

Яңа объектлар

Ел саен Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге яңа объектлар белән тулылана. Юбилей елында «Трактир» Музей-театры Казан урамыннан Спас урамына күчерелде. Хәзер кунаклар ХХ гасыр башында төзелгән бинада кабул ителә. Ул вакытта биредә сәүдә лавкалары һәм минераль су сату кибете эшләгән. Бу Спас һәм Зур Покров урамнары чатында урнашкан Стахеев банкы бинасы белән бердәм комплекс булган. Яңа Трактир зуррак, уңайлырак һәм кызыклырак. Биредә хәзер ике тематик зал: 60 урынлы сәүдәгәрләр залы һәм 18 урынлы хан залы бар. Ә үзәк урында Саратов коллекционеры Виталий Улановтан сатып алынган уникаль антиквар савыт-саба коллекциясен күрергә була. Коллекция XVII-XX гасыр башында җитештерелгән 300 дән артык антиквар савыт-саба үрнәгеннән тора һәм «Чәй тарихлары» экспозициясенең бер өлешен тәшкил итә. Бу кыйммәтле коллекцияне сатып алу Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә мөмкин булды.

Октябрьдә музей-ядкарьлек «Нефтяные истории» дип аталган яңа музей залын ачты. Алабуга төбәгендә нефть сәнәгате тарихы турында уникаль, бай, интерактив тулы экспозиция булдыру «Татнефть» компаниясенең грант ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды. Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең иҗат командасы яңа зал булдыру өстендә 4 ай эшләде. Моннан тыш, «Татнефть»нең грант акчаларына кечкенә алабугалылар арасында популяр булган тере почмак та яңартылды.

Югары дәрәҗәдә

Юбилей елында Алабугага эш визиты белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. Шәһәрнең тарихи үзәген төзекләндерү эшләре белән танышу барышында Рөстәм Нургалиевич шулай ук Хәтер музеенда, И. И. Шишкинның йорт-музеенда булды. Гөлзада Рәкыйп кызы республика башлыгын булачак балалар музей-мәгариф үзәге белән таныштырды, бинаны реставрацияләү буенча зур эш башкарылуы һәм үзәкнең концепциясе турында сөйләде.

Россиядә беренче

Юбилей елы азагында Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге булачак Балалар музей-мәгариф үзәге белән танышуга Россиянең әйдәп баручы музейларында эшләүче коллегаларын чакырды. Алар өчен «Детский музейный центр. Вызовы и перспективы» исемле коворкинг узды. «Түгәрәк өстәл»дә Россиянең 10 төбәгеннән: Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Удмуртия, Ростов, Иркутск, Тула, Псков һәм Пенза өлкәләре, Красноярск краеннан 19 музей вәкиле катнашты.

Бүгенге көнгә АДМЯ Балалар музей-мәгариф үзәгендә барлык ремонт-реставрация эшләре тәмамланган. «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында заманча мультимедиа җиһазлары сатып алынган. Хәзер үзәкне җиһазландыру, аны кирәкле контент белән тутыру, биналарны бизәү, җиһазлар сатып алу һәм урнаштыру эшләре бара.

Бу музей-ядкарьлекнең профессиональ, талантлы һәм армый-талмый эшләүче коллективы үткәргән һәм үткәрәчәк барлык чараларның бер өлеше генә. Әлеге актив, мөһим, бай эшчәнлекне Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә нибары 173 хезмәткәр алып бара. Алар арасында АДМЯ оешканнан бирле эшләүчеләр һәм музей эшчәнлегенә әле генә кушылып киткән яңа хезмәткәрләр дә бар. Менә инде 22 ел дәвамында Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры булып эшләүче Гөлзада Руденко яраткан коллективына эшләренә елдан-ел күбрәк гашыйк булырга, башкарган хезмәтләре белән горурланып яшәргә ярдәм итә.

Оксана Есипова,
Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең матбугат сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев