Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга нәниләре зур булсалар, нишләрләр иде?

Без барыбыз да балачактан. Өлкәннәрнең күбесе, кагыйдә буларак, шул самими чакларга кире кайтырга тели. Һәм бу аңлашыла да: балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор.

Тик менә сабыйлар үзләре моны аңламыйлар, киресенчә, тизрәк үсәргә телиләр. Ни өчен? Нигә? Әлеге сорауларга җавапны без Балаларны яклау көне алдыннан эзләргә булдык. Без 4 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга: «Үсеп җиткәч мин...» дигән фразаны дәвам итәргә тәкъдим иттек.


Дарина Хәбибуллина, 4 яшь:

‒ ... Машина йөртәчәкмен һәм доктор булачакмын.

Арина Гуровская, 6 яшь:

‒ ... Мин эшкә барачакмын. Тик минем эшем күңелле булачак, анда бөтенесе дә җырлаячак. Мин бит җырчы булам. Үзем кайчан телим шунда күбәләкләр артыннан йөгерәчәкмен. Кибетләргә йөрер идем, күп итеп сумкалар, бизәнү әйберләр алыр идем...

Екатерина Пензина, 5 яшь:

‒ ... Берүзем кибетләргә йөрер идем! Күп итеп туңдырма ашап, төрле-төрле кинолар карар идем.

Данис Галямов, 5 яшь:

‒ ... Данис Евгеньевич булачакмын. Галим булам, аннары төрле хайваннар уйлап чыгарыр идем. Аннары... зоопаркта эшләр идем.

Ая Кривова, 5 яшь:

‒ ... Мин өйләнәм, аннан соң минем балам булачак (кызчык өйләнү белән кияүгә чыгуның аермасын белми. — авт. иск.). Күп итеп уенчыклар, ялтыравыклар алыр идем дә, качып алар белән уйнар идем.

Даниил Салихов, 6 яшь:

‒ ... Мәктәпкә барыр идем. Минем тагын бер тапкыр туган көнем булгач, миңа инде 7 яшь булачак. Һәм мин мәктәпкә бара алачакмын. Аннары өйләнер идем берәрсе белән. Ә тагын мин чын гитара сатып алыр идем.

Әмир Дунаев, 7 яшь:

‒ ... Футболист булачакмын һәм күп итеп акча эшләячәкмен. Әйбәт машина сатып алам һәм Дубайга китәм.

Алиса Трапезникова, 6 яшь:

‒ ... ХимиКа укытучысы булыр идем. Аннары кояш батарейкасы өчен кояш нурын уйлап чыгарам. Аннары лабораториягә барам.

Ульяна Фырлова, 6 яшь:

‒ ... Фермер булып, хайваннар артыннан карар идем.

Кәрим Мөхәмәтҗанов, 7 яшь:

‒ ... Мин балаларны яклар идем. Аннары президент булыр идем дә балалар бәйрәмнәрдә баллы тәмлүшкәләр ашасын өчен закон чыгарыр идем.

Самина Гыйльметдинова, 6 яшь:

‒ ... Мин сугышыр идем, чөнки бөтен җирдә тизрәк тынычык булсын дип телим. Һәм тиз генә бөтен дошманны җиңәр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев