Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга неврологы белән әңгәмә

Неврологик авыруларның сәбәпләре турында без медицина фәннәре кандидаты, невролог Александр Казанцев белән сөйләштек.

Депрессия. Ул ничек яшеренә?

— Александр Юрьевич, кешеләр Сезгә нинди проблемалар белән ешрак мөрәҗәгать итә?

— Еш кына баш һәм арка авыртуына зарланып киләләр. Икенче урынга мин баш әйләнү һәм тотрыксызлыкны куяр идем. Һәм өченче урында — эмоциональ өлкә белән бәйле төрле проблемалар. Өстәвенә, ул һәрвакытта да ачык булмый. Кешеләр начар кәефкә түгел, ә көчләренең кимүенә, нидер эшләргә теләмәүгә һәм начар йокыга зарлана. Шуны да билгеләп үтәсем килә, баш әйләнү, баш һәм арка авырту кебек проблемалар да еш кына депрессия белән бәйле булырга мөмкин. Хәтта яшерен депрессия дигән термин да бар. Бу вакытта эмоциональ тайпылышлар кәефнең төшүе белән түгел, нәкъ менә тән симптомнары белән чагыла.

— Бу Алабуга пациентларына да хасмы?

— Әйе, монда да шундый ук күренеш. Депрессия һәм эмоциональ өлкә белән бәйле мәсьәләләр зур булмаган шәһәрләрдә актуальрәк, дип уйлыйм. Чөнки районнарда табиблар еш кына специфик дәвалау үткәрергә һәм антидепрессантлар билгеләргә курка. Шулай булгач, монда нәкъ менә шундый препаратлар кирәк булган кешеләрнең проценты, мәсәлән, Казанга караганда югарырак.

— Табиблар җитмәү дә чагылыш табадыр, мөгаен?

— Әлбәттә. Башкалада психотерапевтлар да бар, грамоталы неврологларга җитешсезлек тә юк. Күп кенә Казан коллегаларым үз пациентларына ярдәм итү өчен антидепрессантлар билгеләргә курыкмый. Билгеләп үтәм, бик күп симптомнарны һәм проблемаларны нәкъ менә антидепрессантлар билгеләү ярдәмендә хәл итәргә мөмкин.

Эш — күп, хәрәкәт — аз

— Неврологик авырулар китереп чыгаручы төп сәбәпләр нинди? Бу торган саен арта барган стресслар белән бәйлеме?

— Төп сәбәп — яшәү рәвеше. Әгәр дә кешенең, мәсәлән, аркасы авырта икән, бу еш кына турыдан-туры аның эшендә гел утыру, хәрәкәт кытлыгы, тән массасының артык булуы белән бәйле. Моннан баш авыртулары да килеп чыгарга мөмкин. Көчле эмоцияләр, депрессия, стресслар, артык эш һәм ял кытлыгы — болар барысы да еш кына тән симптомнарының үсүенә китерә.
Һәм, һичшиксез, без генетикадан беркая да китә алмыйбыз. Кайбер симптомнар генетика буенча күчәргә мөмкин, мәсәлән, мигрень һәм баш авыртулар.

Шулай ук кешеләрнең еш кына үз сәламәтлекләре турында кайгыртмавын да әйтергә кирәк. Зарарлы гадәтләр, хәрәкәт булмау, нормадан артык эш режимы, артык эшләү, алкоголь — болар барысы да, һичшиксез, шулай ук неврологик патология үсешенә китерә. Без, табиблар, бу турыда ешрак сөйләргә тиешбез.

Йокы турында 

— Күпләр хәзер начар йокыдан зарлана. Йокысызлык ни өчен барлыкка килә? Сез нәрсә киңәш итәр идегез?

— Кайбер очракларда бу стресска, артык эш һәм ял дефицитына реакция булырга мөмкин. Еш кына начар йокы (хроник инсомния) — депрессиягә сылтама була ала.

Без йокы бозылуларын дәвалау турында сөйләгәндә, беренче киңәш итеп, йокы гигиенасын саклауны әйтәбез. Начар йокыдан зарланып килгән пациентларга мин, Интернетка кереп, «йокы гигиенасы» турында мәгълүматны игътибар белән укырга киңәш итәм. Мондый проблеманы дәвалауда беренче эш — психотерапевт белән әңгәмәләр узу.

Начар йокы — беренче чиратта, депрессия, көн һәм ял режимы белән бәйле билгеле бер проблемалар кушылмасы.

Сәламәтлек кайгыртуны таләп итә

— Сәламәтлек ничә процентка кешенең үзенә, аның яшәү рәвешенә һәм гадәтләренә бәйле?

— Бу мәсьәлә шактый яхшы өйрәнелгән. Медицина терминын кулланганда, барлык авыруларның якынча 80 проценты мультифакториаль була. Бу кешенең сәламәтлеге генетикага да, аның ничек яшәвенә дә бәйле булуы. Димәк, авыруларның 10 проценты гына генетик сәбәпләргә бәйле. 10 проценты — тышкы мохит факторларына бәйле. Ә менә калган 80 — бу ике позиция кушылмасы.

Шуңа күрә мин бу сорауга болай дип җавап бирер идем: кешенең сәламәтлеге 80 процентка аның үзенә, аның яшәү рәвешенә, үзенең сәламәтлеге турында, физик һәм психологик яктан, никадәр борчылуына һәм кайгыртуына бәйле.

Әгәр аяклар тынычланмаса

— «Тынгысыз аяклар» синдромы турында да сөйләп китегез әле. Моны ничек җиңәргә?

— Бу бик кызыклы авыру, аның белән кешеләр еш кына миңа мөрәҗәгать итә. Ул төннәрен кеше аякларының януы белән бәйле, авыруга торып басарга һәм аларны хәрәкәтләндерергә кирәк. Авыру еш очрый һәм яхшы өйрәнелгән.

Әгәр миңа шундый проблема белән кеше килә икән, мин аңа, беренче чиратта, канда тимер дәрәҗәсен тикшерергә киңәш итәм. Чөнки «тынгысыз аяклар» синдромының төп сәбәбе булып тимер җитмәү санала.

Андый кешедә анемия булу мәҗбүри түгел. Әгәр канның гомуми анализын карасак, гемоглобин нормада да булырга мөмкин, ләкин бу тимер дефицитын кире какмый, чөнки ул яшерен булырга мөмкин. Ә менә тимер дефициты булмаса, башка сәбәпләр булырга мөмкин, мәсәлән, шикәр диабеты вакытында полинейропатия яки нинди дә булса витаминнар җитмәү. Ләкин бу сирәк күренеш.

Гадәттә, әгәр тимер нормада булса, кешенең дофаминэргия структураларында билгеле бер үзгәрешләр һәм функцияләрнең бозылуына китерә торган генетик факторлар сәбәп була. Шуңа күрә дофамин рецепторларын стимуллаштыручы препаратлар билгеләнә. Һәм хәтта аларның түбән дозалары да, дүрттән бер төймәсе диярлек, еш кына кешегә төнге симптомнардан котылырга һәм уңайлы яшәргә ярдәм итә.

(Дәвамын киләсе атнада укыгыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев