«Алабуга нуры» газетасы хезмәткәре ветеранга район газетасына язылу бүләк итте
Район газеталары − әби һәм бабайлар өчен менә дигән бүләк.
«Язылу бүләк ит» хәйрия чарасына безнең редакция тәрҗемәчесе Зөлфия Примакова да кушылды.
Ул Алабугада яшәүче Мәүҗидә Музловага 2022 елның I яртыеллыгына «Алабуга нуры» газетасына язылуны рәсмиләштерде.
− Сигез дистә яшен тутырган Мәүҗидә апа биш вакыт намазын калдырмый. Газетабызда даими басылып килә торган "Намаз вакытлары«на да сөенер, − ди ул.
Исегезгә төшерәбез, район газеталары «Новая Кама» һәм "Алабуга нуры"на язылуны берәр ветеранга, күп балалы гаиләгә, инвалид тәрбияләнә торган гаиләгә, өлкән яшьтәге күршеләргә яисә берәр якын кешегезгә яздырырга мөмкин. Район газеталары − әби һәм бабайлар өчен менә дигән бүләк. Чара тәмамланырга өч атна вакыт калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев