Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» Әбүнәчеләр көнен үткәрде

Ул 3нче почта бүлегендә узды.

Бүген 3нче почта бүлегендә «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары редакциясе Әбүнәче көнен үткәрде. Басмаларга язучыларның барысы да бүләкләр алды. 

Клара апа Шакирова «Алабуга нуры» газетасына 20 елдан артык языла. Пенсионер сүзләренчә, газетаны ул беренче битеннән ахырына кадәр укый. Бигрәк тә аңа район авыллары турында рубрикалар ошый. Ул безнең журналистларга алга таба да кызыклы мәкаләләр язуларын һәм сәламәтлек теләде. 

Тагын бер язылучыбызы — Валентина апа Рожина белдергәнчә, район газетасына ул яшьтән үк языла. 

«Новая Кама» ны укырга яратам. Ул безгә һәрвакыт килеп торсын. Яңалыклар, шигырь укырга яратам. Рецептлар күбрәк булса иде, чөнки пешерергә яратам«, — ди безнең укучыбыз. 

Клара апа да, Валентина да бездән бүләккә кухня кирәк-яраклары алды. 

Исегезгә төшерәбез: язылу декадасы 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Димәк, 2023 елның беренче яртыеллыгына басмаларыбызга почта аша ташлама белән язылып була дигән сүз. Әйтик, «Новая Кама» 888 сум урынына — 775,5 сум, ә «Алабуга нуры» 840 сум урынына 735 сумга төшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев