«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» район газеталарына язылу башланды
Укучылар басмаларны алуның уңайлы ысулын сайлый ала.
1 сентябрьдән 2026 елның беренче яртыеллыгына «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» район газеталарына язылу башланды. Почта аша өйгә килешле итеп ярты елга язылу бәясе һәр басма өчен 999 сум тәшкил итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Алабуга нуры» — районда татар телендә чыгучы бердәнбер газета булып кала.
Укучыларга уңайлы булсын өчен шулай ук альтернатив вариант тәкъдим ителә: газеталарны редакциядән (Төзүчеләр ур., 16а), Үзәк китапханәдән, «Йолдызлык» яки «Барс» яшьләр үзәгеннән килеп алышлы итеп тә язылырга була. Бу ячракта газета 650 сумга төшәчәк.
Газеталарга язылу урыннары:
- газета редакциясендә;
- почта элемтәсе бүлекчәләрендә;
- онлайн: podpiska.pochta.ru сервисы, tatmedia.ru/podpiska сайты аша яки Дәүләт хезмәтләре порталында «Шәхси кабинет» аша.
Район газеталары — өлкән буын туганнар, күршеләр яки якыннар өчен яхшы бүләк тә булырга мөмкин. Безнең басамаларда районның мөһим вакыйгалары турында, җирле халык һәм аларның инициативалары турында материаллар укырга була.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (85557) 3-81-11.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев