Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» сайтында «Ишегалдым — гөлбакча» фотоконкурсы дәвам итә

Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала.

Безнең сайтта «Ишегалдым — гөлбакча» фотоконкурсы дәвам итә. Әгәр дә сез чәчәкләр үстерергә, аларны фотога төшерергә яратасыз икән — бу мәгълүмат сезнең өчен!

Чәчәк аткан бакчаларыгызның, йорт яны территорияләрегезнең, чәчәк түтәлләрегезнең, клумба, палисадник фотоларын җибәрегез.

Шулай итеп:

1. Фотоларны кабул итү 21 июньнән 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Аларны new-kama@bk. ru электрон почтасына җибәрергә яки ватсап буенча 8-903-319-25-74 номерына юлларга мөмкин. Иң мөһиме: исем-фамилиягезне һәм телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз. 

2. Сайтта тавыш бирү 24 июльдә 10.00 сәгатьтә башлана һәм 28 августта 10.00 сәгатьтә тәмамлана.

3. Бәйге, өч һәм аннан күбрәк фото килгән очракта гына үткәрелә. 

4. Бәйгегә нәтиҗә ясау вакыты: 28 август.

Фотоконкурста теләгән һәркем катнаша ала. Җиңүче alabuganury. ru сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Иң күп тавыш җыйган фото авторы җиңүче булачак.

Нәтиҗәләр игълан ителгәннән соң бер атна эчендә җиңүче призны килеп алырга тиеш.

Бәйге нигезләмәсе белән монда танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев