Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры»на язылды һәм бүләк отты

Акция һәр дүшәмбе үткәрелә.

Һәр дүшәмбе редакциядә — Әбунәчеләр көне, димәк, бу көнне район газеталарына язылучылар арасында без бүләк уйнатабыз.

Беренче бүләк уйнатуның тәүге җиңүчесе — Зәйнетдинова Линуза. Ул дүшәмбе көнне беренче тапкыр «Алабуга нуры» газетасына язылды һәм бүләк тә отты. 

— Миңа сезнең газета ошады, аңа күптән язылырга тели идем инде. Танышым белән ияреп кенә килдем, ә ул сезне күптән укый. Хәзер язылу декадасы баруын күреп, ташламалы бәядән подписка рәсмиләштерергә булдым. Приз алу минем өчен көтелмәгән хәл булды, — дип уртаклашты безнең җиңүче.

Көтелмәгән бүләк алу — күңелле, әлбәттә. Линуза ханым кебек үк, сез дә безнең бүләк уйнатуда катнаша аласыз. Моның өчен бары тик дүшәмбе көнне безнең редакциягә килеп, «Алабуга нуры» яки «Новая Кама» газеталарына язылырга гына кирәк. 

Искәртәбез, район газеталарына ташламалы бәядән 14 апрельгә кадәр язылырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев