Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры»на язылу башланды

Бүген «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына икенче яртыеллыкка язылу старт алды. 

Бу елның II яртыеллыгына район басмаларына язылу башлану уңаеннан, без газетага беренчеләрдән булып язылучылар белән сөйләшеп алырга булдык.
Шуларның берсе — 4нче гимназия укытучысы Регина Миңнеәхмәтова.

— Регина Михайловна, безнең газетабызны күптәннән укыйсызмы?
— «Алабуга нуры» белән мин бала чагымнан таныш. Биш яшемдә укый белә идем инде, газета-журналлар өстәлдән төшмәде. Бездә 1994 елның 23 апрелендә чыккан газета да саклана әле. Анда Дибәҗә апа Каюмова һәм Тәслимә апа Кәримоваларның шигырьләре чыккан.

— Димәк, сезгә шигырьләр ошаган. Тагын кайсы язмаларны яратып укый идегез?
— «Икетеллелекне — гамәлгә» дигән рубриканы хәтерлим. Ул вакытта мәктәптә укый идем инде. Мине алты яшьтән татар-инглиз сыйныфына бирделәр. Шәһәребезнең Александр Епанешников исемендәге 3нче урта мәктәбендә шундый сыйныф бар иде. Татар телен миңа беренче укытучым Чулпан апа өйрәтте. Чит телләр укытучысы Ирина Анатольевна инглиз теле белән кызыксындырды, шуңа күрә мин мәктәп тәмамлагач, чит телләр факультетын сайладым. Сыйныфтан өч кыз француз теле түгәрәгенә дә йөрдек әле. Өйдә апаларым белән бергә, укытучылар көнендә, дүрт телдә котлау язылган плакат әзерләп, әнине каршы алганыбыз хәтердә. Урта сыйныфларда укыганда, татар теле укытучыбыз Рузилә Зөбәеровна шигырьләремне конкурсларга җибәреп, «Алабуга нуры» нда да бастыра иде.

— Хәзер газетаны укып барасызмы?
— Элекке кебек үк башыннан ахырына кадәр димәс идем. Хәзер укытучылар мәгълүматны интернеттан ала бит. Шулай да телне үстерүдә басма матбугатның роле зур дип уйлыйм. Татар теле бик матур, бай бит ул. Аны камилләштерергә кирәк. Хәбәрчеләр әдәби тел белән яза, әдәби тел — үрнәк. Мин бүген күбрәк "Алабуга нуры«нда бирелгән кеше язмышларына багышланган язмаларны, хикәяләрне укыйм. Һәр татар гаиләсе «Алабуга нуры» газетасына язылсын иде. Туган телебезне онытмыйк!

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев