Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга остасы затлы читекләр тегә

Алабугада яшәүче Илдар ага Шәйхетдинов — бары тик татар халкына гына хас булган уникаль техника — читек җөе алымы белән күн аяк киемнәре эшләүче оста. Ул үз белемнәре һәм күнекмәләре белән уртаклашырга, теләге булганнарны милли һөнәргә өйрәтергә дә әзер.

Үз куллары белән искиткеч матур әйберләр: бизәкле бәйләнгән свитерлар, балчыктан эшләнгән матур тәлинкәләр, я булмаса беләзек-муенсалар ясый белгән кешеләргә мин кечкенәдән үк зур хөрмәт хисе белән карадым. Бәхетемә, тормыш андый осталар белән танышырга мөмкинлек биреп торды: шәһәр һөнәрчелек күргәзмәләренә үз осталык дәресләре белән килгән, җирле укучылар белән очрашулар үткәргән остазлар белән күрешеп аралашу бәхете тәтеде.

Гап-гади материалны да күз явын алырлык матурлыкка әйләндергән, аңа үзенең җан җылысын өрә алган кешеләр белән танышканнан соң, шуны әйтә алам: иҗади эшкә, сәнгатькә гашыйк кеше тупас күңелле була алмый.
Үз эшләренә җаны-тәне белән бирелгән мондый кешеләр белән һәр очрашу илһамландыра, тирә-юньдәге дөньяга да башкача карарга, кечкенә генә нәрсәләргә дә сөенә белергә өйрәтә.

Илдар абый нәкъ шундый кешеләрнең берсе.

Танышларымның берсе белән сөйләшүдән очраклы рәвештә генә безнең шәһәрдә хан кызларыныкы кебек затлы читекләр тегә белгән оста пәйда булуы турында белдем.

Әлбәттә, аның белән очрашып якыннанрак танышу, язмабыз аша укучыларыбызга да аның турында сөйләү теләге туды.
Телефонын табып сөйләштем, очрашырга килештек, һәм менә, мин инде Алабуганың тарихи өлешендә урнашкан бер катлы күп фатирлы йортның ишек төбендә басып торам.

Хуҗа кеше мине ишегалдында каршы алды, кечкенә генә җыйнак фатирына үтәргә чакырды. Аның тышкы кырыслыгы артында рухи юмартлык һәм киң күңеллелек ятканлыгына мин тиз төшендем.

Иң элек Илдар ага табын янына чакырды, кахвә һәм баллы тәм-томнардан авыз итәргә кыстады. Мин сыйланган арада, Илдар абый (ул үзе белән шулай дип таныштырды) үзенең бөтен гомерлек эше булган мавыгуы турында сөйли башлады.
Кулыма алган ризык турында онытып, бар игътибарымны аңа юнәлттем. Читекләр яки башка күн эшләнмәләре тегү өчен материалны ничек сайларга, бизәк чиккән вакытта җептән ничә күз алырга, күн кисәкләрен үзара яраштырып ничек ялгарга кирәклеген тәфсилләп аңлаткан Илдар аганы мин сәгатьләр буена тыңларга әзер идем.

— Миңа 62 яшь. Бәлки, кайберәүләр өчен мин сәеррәк кеше булып тоеламдыр, — дип башлады сүзен Илдар Гамир улы Шәйхетдинов. — Әмма минем сүзләрем һәм гамәлләрем тормыш тәҗрибәмә нигезләнә. 90 нчы елларда, бөтен мөлкәтемне сатып, йорт-җирсез һәм гаиләсез калдым. 27 ел инде мин рәсми рәвештә йортсыз кеше. Хәзер киленемнең фатирында яшим. Бу минем өем дә, остаханәм дә.

Алабугада миңа барысын да яңадан башларга туры килде. Элек Ленин исемендәге мәдәният йорты янында (элек ул шулай атала иде) аяк киеме ремонтлау буенча үз остаханәм бар иде, хәзер аны сүтеп кондитер эшләнмәләре кибете төзеделәр.

80 нче елларда ук, әтием пенсиягә чыккач, ул безне унты тегәргә өйрәтте. Ел әйләнәсе эшләдек. Әзер әйберләрне көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгына тапшыра идек, алар бөтен Советлар Союзы буйлап таралды.

Бу төр аяк киеменә ихтыяҗ бик зур иде: җитештерүдә химия файдаланылмаганга күрә, унтылар ремонтсыз-нисез дә 8 елдан артык хезмәт итә торган аяк киеме булды.

Билгеле, кайчандыр кул эшенә тотынган кеше аны онытмый, һәрвакыт сагына. Казанда яшәгәндә, Илдар ага элек Арча аяк киеме фабрикасында эшләгән кешеләр белән таныша. Милли һөнәрнең онытыла баруы турында сыкранып сөйләгән осталар белән Илдар аганың карашлары тәңгәл килә.
Шул чагында ул читек җөе алымы белән эш итәргә өйрәнә башлый. Тире сатып алып, озаклап остаханәдә утыра, хаталана-хаталана үзлегеннән читек тегәргә өйрәнә. Шул вакыттан бирле, инде 13 ел буе Илдар ага шушы эш белән шөгыльләнә.

Читекчелек һөнәренең нигезендә күнне мозаика техникасында эшкәртү традицияләре ята. Аяк киеме төрле төстәге тире кисәкләреннән, уникаль алымны кулланып кулдан тегелә.

Татар һөнәрчеләренең эшләнмәләре борынгыдан ук төбәкнең күпмилләтле халкы һәм башка төбәк яшәүчеләре арасында киң кулланылышта була. Ләкин XIX гасыр ахырыннан, арзан фабрика продукциясе таралу, көнкүреш мәдәниятен модернизацияләү һәм Европа модасы йогынтысы белән, татарларның күп кенә традицион һөнәрләре һәм кәсепләре әкренләп юкка чыга.

Алабуга остасы үзебезнең милли һөнәр серләрен үсеп килүче буынга тапшыруның мөһимлеген билгеләп үтә.
— Бу осталыкка өйрәнү һәркемгә дә бирелми, — ди Илдар абый. — Моның өчен сабырлык, түземлек һәм иҗади интуиция кирәк. Әмма бу техниканы аңлап, тиешенчә үзләштергән кеше өчен бу сәнгать барлык авырулардан һәм кайгылардан дәва була ала. Миңа өч операция кичерергә туры килде, ике тапкыр комадан кайтардылар, һәм ни өчен икәнлеген мин аңладым, — дип уртаклаша Илдар ага.

Аның күптәнге хыялы — Алабугада мәктәп-остаханә ачу.
— Бу декрет ялында булган әниләр, йорт хуҗабикәләре өчен буш вакытны файдалы итеп үткәрү һәм шул ук вакытта балаларга хезмәт тәрбиясе бирү өчен менә дигән урын. Ана белән баланың бергәләп кул эше белән шөгыльләнүе, матур әйберләр ясавы гаиләне берләштерә һәм балада иҗат күнекмәләре тәрбияли, — ди Илдар ага Шәйхетдинов.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә әлеге һөнәр акча эшләү ысулы да булып тора, чөнки кулдан эшләнгән эксклюзив әйберләр хәзер кабат югары бәяләнә һәм үз сатып алучысын таба. Бер пар аяк киеме, бизәлешенең катлаулылыгына һәм кулланылган материалларга карап, 10 мең сумнан 30 мең сумга кадәр бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев