Алабуга паркында үзенчәлекле җәнлекләр барлыкка килде
«Александр бакчасы» паркында 10 тиен яши башлады. Алар безгә Әлмәттән килгәннәр. Тиеннәрне шәһәребезгә хайваннарны үрчетү буенча белгеч Айрат Мөхәммәтҗанов китерде.

Алар өчен йөгерү тәгәрмәчләре, өйләр һәм уңайлы тормыш өчен кирәкле барлык әйберләр белән иркен вольер җиһазландырылган. Килүчеләр җәнлекләрне тыштан күзәтә ала, ләкин вольер эченә керү тыела.
Барысы 10 тиен алып кайтылган — 5 кыз һәм 5 малай. Алар инде җирле климатка җайлашкан. Җәнлекләр агрессив һәм куркыныч түгел. Аларның рационына эрбет һәм әстерхан чикләвеге, гөлҗимеш һәм көнбагыш керә, әмма кыздырылган продуктлар һәм миндаль ашату катгый тыела.
Айрат Мөхәммәтҗанов билгеләп үткәнчә, киләсе елда ук 30га якын тиен баласы да туарга мөмкин. Олы затлар вольерда калачак, ә яшь тиеннәрне паркка чыгарачаклар дип планлаштырыла.

Ә әлегә алабугалыларны һәм шәһәр кунакларын вольер янында үзләрен тыныч тотарга, тавышланмаска һәм тиеннәрне тыелган продуктлар белән ашатмаска сорыйлар.
− Безнең максат — вакыт узу белән паркның бизәге булачак тотрыклы популяция булдыру, — диде Айрат Мөхәммәтҗанов.
Хәзер алабугалыларның бу гүзәл җәнлекләрне табигый тирәлектә күзәтү мөмкинлеге бар.
Алабугалылар яңа йомшак күршеләргә инде шат.
− Искиткеч! Балаларны яклау көне алдыннан бу бик зур шатлык — һәр бала да лагерьга яки зоопаркка бара алмый, ә монда зоопарк үзе безгә килде. Хәтта без, өлкәннәр, бик зур ләззәт алдык. Шунда ук Пушкин әкияте искә төшә. Бу чын могҗиза, — дип уртаклашты Алла Курганова.
Сүз уңаеннан, картлар һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагылар даими рәвештә паркта йөреп кошларны ашаталар, хәзер тиеннәрне дә карарга ярдәм итәчәкләр. Бу аларның үз теләге.
− Бездә тәрбияләнүчеләр өчен бу бик яхшы хезмәт терапиясе, күңелне тынычландыру ысулы. Без бирегә килеп, аларны күзәтәчәкбез һәм рөхсәт ителгән продуктлар белән сыйлаячакбыз, — дип сөйләде социаль эш буенча белгеч Фәридә Гайнетдинова.
Тиеннәрне «Александр бакчасы»нда урнаштыру — паркны үстерүгә таба тагын бер адым, ул киләчәктә шәһәр халкының яраткан ял итү урынына әверелергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев