Алабуга пляжы ачылуга әзерләнә
Су коену сезоны алдыннан шәһәр пляжы территориясендә су һәм комны тикшерделәр – алар норматив күрсәткечләргә туры килә, димәк, урын ял итүчеләр өчен куркынычсыз булачак.

Алабугада пляж төзелеше дәвам итә. Биредә барлык җир эшләре башкарылган, төзүчеләр территорияне төзекләндерүгә керешкәннәр. АМР башкарма комитеты каршындагы төзелеш департаменты директоры Константин Новый билгеләп үткәнчә, бу эшләрне 5 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырылган. Хәзер территориядә павильон куялар, биредә кафе, душ һәм бәдрәф эшләячәк. Шулай ук монда брусчатка салалар, балалар мәйданчыгы өчен нигез әзерләнгән, кояштан саклану өчен түбә (пергола) куелган, трибуналар урнаштырылачак. Өлешчә ут баганалары куелган, бөтен пляж буенда район гербы төшерелгән койма булачак.
Сүз уңаеннан, бүген районда 20 объектта ремонт һәм төзелеш эшләре бара. Бу мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, мәгариф учреждениеләре.
Шәһәр ипподромында да төзекләндерү эшләре дәвам итә. Биредә төп бинаны һәм цокольне җылыталар, аның фасады татар милли бизәкләре белән бизәләчәк, ә шпилендә ат сыны куелачак. Шулай ук бинаның ике өлешендә дә түбә алыштыру буенча эшләр алып барыла. Бу эшләрне Сабантуйга төгәлләү планлаштырыла. Алабугалылар инде берничә ел бәйрәмнең иң күркәм өлешен — ат чабышын ипподром территориясендә билгеләп үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев