Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга пляжында ял итү зоналарын төзекләндерү дәвам итә

Пляжны җәйге сезонга ачарга планлаштыралар.

Алабугада шәһәр пляжы территориясендә ял итү зоналарын төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бу хакта Алабуга районы башлыгы үзенең телеграм-каналында сөйләде. 

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, пляжны җәйге сезонга ачарга планлаштыралар. Яңартылган пляж зонасында чиста комлы иркен яр буе, катерлар өчен уңайлы причал, балалар өчен уңайлы мәйданчыклар, ресторан һәм актив ял итәргә яратучылар өчен прокат пункты барлыкка киләчәк.

Моннан тыш, янәшәдәге яр буенда җәйге кафе ясалачак, яктырткычлар куелачак, велосипед юлы, эскәмияләр, пляж кабиналары булган уңайлы ял итү зоналары булдырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев