Алабуга политехника көллиятендә начар күрүчеләр өчен тавыш бирү оештырылды
Алабуга политехник көллияте базасындагы сайлау участогында начар күрүче кешеләрнең тавыш бирү процессына аерым шартлар оештырылган.

1374 нче сайлау участогы — үзенчәлекле: анда Бердәм тавыш бирү көнендә күрү сәләте буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тавыш бирергә килә. Сайлау участокларында Брайль шрифты белән бастырылган кандидатлар турындагы мәгълүматлы исемлекләр каралган. Бу күрмәүче һәм начар күрүче сайлаучыларга мәгълүматлар белән мөстәкыйль танышырга һәм аңлы сайлау ясарга мөмкинлек бирә.
Тавыш бирү процессында аларга волонтерлар ярдәм итә, алар сайлаучыларны керү урынында каршы алалар, тавыш бирүнең барлык этаплары буенча үткәрәләр һәм чыгуга озаталар.
— Без һәрвакыт сайлауларга йөрибез, — ди Мөнип Исмәгыйлев, — Бу безнең гражданлык позициясе. Без үз бурычыбызны үтәргә һәм бөтен халык өчен тырышачак депутатлар сайларга тиеш дип саныйбыз. Ә быел сайлаулар үзенчәлекле — без Татарстан Республикасы Рәисен сайлыйбыз. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, шәһәрдә күрмәүчеләр өчен инфраструктураның һәркем файдалана алырлык булуы: тротуарлар, кибетләргә керү юллары, светофорларда тавыш сигналлары буенча күп нәрсә эшләнгән. Безнең үтенечләребезне ишетүләре һәм безгә ярдәм итүләре сөендерә.
Сүз уңаеннан, көллият ишегалдында сайлаучылар өчен бәйрәм рухы тудырылган иде, монда хуш исле шашлык татып карарга, мичтән чыккан кайнар удмурт перепечләре ашап карарга була иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев