Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга полицейскийлары студентлар өчен экстремизмны профилактикалау буенча лекция үткәрде

Полиция хезмәткәрләре Интернет челтәрендә нәфрәт яки дошманлык уятуга, кеше дәрәҗәсен түбәнсетүгә юнәлдерелгән мәгълүмат тараткан өчен җинаять җаваплылыгына аерым игътибар бирде.

Студентлар белән әңгәмә барышында полиция хезмәткәрләре кискен радикаль карашларның төрле чагылышына игътибар итте: социаль челтәрләрдә нәфрәт яки дошманлык уятуга, милли билге буенча кеше дәрәҗәсен төшерүгә юнәлтелгән мәгълүмат тарату да экстремизмның бер формасы булып тора.

Тәртип сакчылары студентларга интернет-берләшмәләр турында сөйләделәр һәм виртуаль киңлектә хокукка каршы кылынган гамәлләрдән үзеңне ничек саклап калу турында киңәшләр бирделәр. Полиция хезмәткәрләре Интернет челтәрендә нәфрәт яки дошманлык уятуга, кеше дәрәҗәсен түбәнсетүгә юнәлдерелгән мәгълүмат тараткан өчен җинаять җаваплылыгына аерым игътибар бирде.

Очрашу ахырында хокук сакчылары балаларга укуларында уңышлар теләде, шулай ук уяу һәм игътибарлы булырга киңәш итте. Шулай ук социаль челтәрләрдә аралашканда үз аккаунтларында нәфрәт, башка кешеләргә карата дошманлык уятырга сәләтле язмаларны урнаштырмаска, шулай ук экстремист һәм террорчыларның гамәлләрен аклаучы шәрехләр калдырмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев