Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга полициясе башлыгы хокук сакчыларының эше турында сөйләде

10 ноябрьдә җинаятьчелеккә каршы көрәшүче һәм безнең куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча катлаулы бурычны үз өстенә алган кешеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

10 ноябрьдә җинаятьчелеккә каршы көрәшүче һәм безнең куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча катлаулы бурычны үз өстенә алган кешеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу — Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. 

Әлеге дата алдыннан без бүлек башлыгы урынбасары — полиция начальнигы, полиция подполковнигы Сергей Ефремов белән очраштык.

— Сергей Дмитриевич, сезне полиция начальнигы итеп билгеләгәннән соң 8 ай узды. Үзегез турында сөйләсәгез иде. Бу һөнәргә ничек килдегез?
— Мин Алабугада туып үстем. Биредә РФ Герое Александр Епанешников исемендәге 3 нче мәктәпне тәмамладым. 2003 елда Алабуга махсус урта милиция мәктәбен тәмамлаганнан соң, милициядә хезмәт итә башладым. Әлеге һөнәрне сайлавым очраклы түгел. Олы абыем да милиция мәктәбен тәмамлады, әмма һөнәре буенча эшләмәде. Мин исә үземне бу өлкәдә сынап карарга булдым. Карьерамны җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең оператив вәкиле вазифасыннан башладым, аннары полиция башлыгы урынбасары булып эшләдем. Һәм менә 2021 елның мартында мине полиция башлыгы итеп билгеләделәр. Гомумән алганда, эчке эшләр органнарында эшләү стажым 20 елга тула.

— Бу һөнәр белән кызыксыну кайчан туды? 
— Мәктәптә үк бу һөнәр белән кызыксындым, милиционерлар турында фильмнар карадым, җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшләргә хыялландым. Милиция мәктәбендә укыганда, «увольнение» вакытында талау очрагын ачыкладым. Алабугада яшәүче бер ханымга, өенә кайткан вакытта, ике билгесез кеше һөҗүм итә. Мин машинада әти белән барган вакыт иде, ханым безне туктатты һәм булган хәлләрне сөйләде. Һөҗүм итүчеләрнең берсен тоткарлап, аны милиция бүлегенә илттем. Җинаятьче үз гаебен таныды, әйберләр кире кайтарылды, талау ачыкланды. Ул көнне качып котыла алган икенче һөҗүмчене соңрак Казанда тоткарлыйлар, анда ул башка җинаятьтә катнашкан була. Җинаятьне ачкан өчен, мине мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Милиция мәктәбен тәмамлагач, мине җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең оперуполномоченные итеп эшкә алдылар.

— Полиция хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Иң мөһиме — яхшы сәламәтлек. Эшкә омтылыш мөһим. Полициягә эшкә килгән кеше үз Ватанына хезмәт итәргә әзер булырга тиеш. Полиция — ул завод түгел, анда үз вакытыңны эшләп өеңә кайтып китеп булмый. Полиция формасын салсаң да, үз өстеңнән рухи һәм әхлакый бурычларыңны төшерә алмыйсың, үзеңне һөнәрең белән тәңгәлләштерәсең. Гаиләдә, танышлар арасында һәм хәтта ял вакытында да без һәрвакыт полиция хезмәткәрләре булып калабыз. 

— Полиция хезмәткәренең эш көненең вакыты нормаланмаган. Гаиләгез сезнең эшкә ничек карый?
— Аңлыйлар, әлбәттә. Безнең өйдә хәрбиләрчә — минем гаиләм һәрвакыт һәм һәрнәрсәгә әзер. Ял итәргә туры килсә, мин аны гаиләм белән үткәрәм, алар өчен бу бәйрәм. Гаилә коруыбызга 17 ел, хатыным белән өч бала үстерәбез. Олы кызыбызга — 16 яшь, игезәкләргә (малайга һәм кызга) 12шәр яшь. Улым да полициядә эшләргә хыяллана.

— Хезмәттәшләрегезгә һөнәри бәйрәм уңаеннан нинди теләкләр теләр идегез?
— Иминлек, сәламәтлек һәм уңышлар телим. Эшегез шатлык алып килсен, ә күңелдә һәрчак күтәренке кәеф булсын. Тату эшләвебез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев