Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы авылларында Сабантуй программасы үзгәрде

7 июнь көнне Алабуга районы авылларында Сабантуй бәйрәме узачак.

Сезнең игътибарыгызга авыл Сабантуйларының программасын тәкъдим итәбез.

7 июнь көнне Алабуга районы авылларында Сабантуй бәйрәме узачак.

  • 9:00 — Дөм-Дөмдә
  • 10:00 — Морт авылында
  • 11:30 — Иске Юраш
  • 14:00 — Илмәт авылында.

Тантаналы ачылыштан соң кунаклар традицион татар уеннары һәм ярышлары, Сабантуй батыры исеме өчен милли көрәш ярышлары һәм концерт программасы белән ләззәтләнә алачак.

Шул ук көнне Ленинград өлкәсенең Всеволожск районы Энколово авылында Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе «Сабантуй» төбәкара бәйрәмен үткәрәчәк. Татарстан Республикасы делегациясе составында Алабуга районы вәкилләре дә булачак, алар матур иҗади номерлар, сувенирлар һәм мастер-класслар әзерләделәр.

Этноавылдан, кулинария фестиваленнән, 17 халык уены һәм концертыннан тыш, быел яңалык — Россиянең зур картасын өстәделәр. Һәр кунак анда үзенең туган шәһәрен билгеләп куя алачак. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бәйрәмдә «Хәтер дивары» да оештырыла, аңа теләгән һәркем Бөек Ватан сугышында катнашкан туганының портретын беркетә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев