Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы авылларында Сабантуй үтте

Сабантуй — халык рухы, хезмәт шатлыгы һәм күңел юмартлыгы яши торган бәйрәм!

Алабуга районында чәчүне тәмамлау уңаеннан матур күңел ачулар башланды, һәм бәйрәмне беренче булып бүген Татар Дөм-Дөме авылы халкы каршы алды.

Кояшлы көн, музыка, шат көлү һәм эчкерсез елмаюлар — барысы да кабатланмас атмосфера тудырды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев авыл халкын котлады, алдынгыларга грамоталар тапшырды, аның белән бергә «Яшь Көч» агрофирмасы" АҖ директоры Рузилә Һадиуллина, АМР авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Александр Косов һәм җирлек башлыгы Нәзилә Галиева да җылы сүзләр әйттеләр.

Һәр хезмәт кешесе лаеклы мактауга лаек булды, ә бәйрәм халык уеннары, җыр-биюләр белән дәвам итте.

Шул ук көнне Иске Юраш авылында да сабан бәйрәме үтте. Кунакларны район башлыгы Рөстәм Нуриев, «Яңа Юраш» агрофирмасы" АҖ директоры Александр Мананкин һәм җирлек башлыгы Ренат Юнысов сәламләде.

Әмма төп бүләк татар эстрадасы йолдызлары чыгышлары булды. Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, шулай ук Ришат Фазлыйәхмәтов тамашачыларга онытылмаслык хисләр бүләк иттеләр.

Сабантуй һәрвакыт дәрт, көч һәм җитезлек ул! Традицион милли татар уеннарында, күңел ачуларында балалар да, олы яшьтәге кешеләр дә бик теләп катнашты. Киез итек киеп һәм кашыкка йомырка салып йөгерү, бүрәнәгә менү һәм күзләрен йомып чүлмәккә сугу. Батырлар гер күтәрүдә һәм армреслингта үз көчләрен күрсәтә алды. Әлбәттә, һәр Сабантуйның төп бизәге — милли көрәш тә булды. 

Дөм-Дөм һәм Юраш авылларында үткән Сабантуйлары турында «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарының киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев