Алабуга районы башлыгы белән очрашуда күтәрелгән сораулар
Алабугалы кабул итүгә тукталышны күчерү турында үтенеч белән килде.
Сишәмбе көннәрендә мэриядә Алабуга районы башлыгы гражданнарны кабул итә. Рөстәм Нуриев халыкның югары дәрәҗәдә җитди карарлар таләп итә торган мәсьәләләрен карый. Бу атнада Мәскәү урамындагы тукталыш павильоны һәм Хәтер мәйданы янындагы пиццериянең җәйге верандасы турында фикер алыштылар.
Узган көздә, юл хәрәкәтен бер яклы итү өчен, Ленин мәйданындагы тукталыш павильоннарының берсен алган иделәр. Бу — машиналар саны арту белән бәйле: быел район халкы тагын 15 меңгә артачак, ә аларның күбесе — автомобиль хуҗалары. Хәзер маршруткалар якында гына — Мәскәү урамында туктала.
Шәһәрнең тарихи өлешендә яшәүче Валерия Сварич башлыкның кабул итүенә тукталыш павильонын кире Ленин мәйданына кайтаруны сорап килгән. Аның сүзләренә караганда, яңа тукталыш барлыкка килү белән машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә куркыныч астында калган. Юлда машиналар саны артты, алар ялгыш салулап китергә мөмкин, ә узып баручы һәм юл читендә үк торучы павильонда автобус көтүче пассажирлар берничек тә машиналардан сакланмаган.
Рөстәм Нуриев аңлатканча, тукталышны күчермәячәкләр. Әмма Мәскәү урамында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чаралар күрергә мөмкин. Мисалга, автотранспорт тизлеген чикләү, тукталыш янында транспорт туктый торган урынны киңәйтү. Атна дәвамында башлык тәкъдимнәрне караячак һәм алабугалыны кабат кабул итүгә чакырачак.
Җәйге веранда
Эшмәкәрләр Анна һәм Александр Парамоновлар башлыкка Хәтер мәйданы янында пиццериянең җәйге верандасын калдыруны сорап мөрәҗәгать итте. Рөстәм Нуриев үз карарын болай дип аңлатты: алабугалылар өчен истәлекле урын янындагы веранда җәяүлеләргә урам буйлап йөрергә, ә кышын — техникага югары тизлектә кар чистартырга комачаулый.
Башлык эшмәкәрлек эшчәнлеген һәрчак хуплавын аңлатты һәм альтернатива буларак, веранданы колонналарда бинаның икенче катына күтәрергә тәкъдим итте. Пиццерия өчен проект төзүдә ярдәм итү архитектура бүлегенә йөкләнгән.
Хәер, эшмәкәрләр бу эшкә киләсе елда гына керешә алачак: хәзер Хәтер мәйданында тротуарларны төзекләндерү һәм үзгәртеп кору буенча масштаблы эшләр бара. Эшмәкәрләр зыян күрмәсен өчен, район башлыгы аларга үз продукцияләрен Шишкин буаларында сатарга киңәш итте: анда чатыр корырга һәм шәһәр халкының яраткан ял итү урынында йөрүчеләргә пицца тәкъдим итәргә була.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, очрашудан соң Парамоновлар бу карар белән канәгать калды һәм очрашуда башлык ясаган проектның схематик эскизын сорап алдылар.
Котел кирәк
Тарихи кварталда яшәүче пенсионер Галия Кәбированың проблемасы район башлыгына язма мөрәҗәгатьтән соң хәл ителде. Галия ханым котел сатып алуда ярдәм сорап килгән: «җылыткыч батареяларның шартлавыннан куркам, җылы су да юк», дип язган ул башлыкка мөрәҗәгатендә.
Аңлашылганча, гаиләнең казанны сатып алу мөмкинлеге юк. Исәпләүләр буенча, җиһазларны сатып алу һәм урнаштыру 95 мең сумга төшәчәк. Мондый зур сумманы гаилә җыя алмый: Галия Зиннур кызының пенсиясе зур түгел, инвалид ире дә кечкенә пособие ала.
Алабуга районы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алабугалыга матди ярдәм күрсәтелгән. Галия Кәбирова ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев