Алабуга районы башлыгы БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр янында булды
Бүген атака нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды, дистәдән артык кеше зыян күрде.
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев пилотсыз очу аппараты һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр янында булды һәм һәлак булган эшченең гаиләсенең кайгысын уртаклашты.
Бүген Алабуга районында БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә фаҗига булды — бер кеше һәлак булды, дистәдән артык кеше зыян күрде.
«Якын кешесен югалткан гаиләнең кайгысын чын күңелдән уртаклашам! Алабуга үзәк район хастаханәсенә китерелгән зыян күрүчеләр янында булдым. Аларга төрле яклы медицина ярдәме күрсәтелә, пациентларның хәле медицина хезмәткәрләре контролендә. Муниципалитет ягыннан зыян күрүчеләргә тиешле ярдәм күрсәтеләчәк», — дип язды район башлыгы үзенең телеграм-каналында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев