Алабуга районы башлыгы БПЛА һөҗүме турында комментарий бирде
Бүген Мәскәү вакыты белән 12.20 сәгатьтә ПВО дежур чаралары тарафыннан БПЛА юк ителде.
РФ Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, бүген Мәскәү вакыты белән 12.20 сәгатьтә ПВО дежур чаралары белән Украинаның самолет тибындагы пилотсыз очу аппараты Татарстан Республикасы территориясендә юк ителгән.
Шул уңайдан Алабуга районы башлыгы үзенең телеграм-каналында халыкка мөрәҗәгать итте:
«Хөрмәтле алабугалылар! Бүген Алабуга районы территориясендә ПВО чаралары белән БПЛА бәреп төшерелде. Ашыгыч хезмәтләр белгечләре урында, барлык кирәкле эш алып барыла. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк», — дип язды Рөстәм Нуриев.
Шәһәр мәктәпләрендә кичекмәстән эвакуация ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев