Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Фестивальләр, фонтан һәм яңа инфраструктура: Алабуга 2026 елда нәрсәгә ставка ясый

Быелның беренче планеркасында Рөстәм Нуриев 2026 елга төп бурычларны билгеләде, аларны үтәү өчен беренче көннәрдән үк бар көчне куярга кирәклеген ассызыклады.

Игътибар үзәгендә — туризмны үстерү, социаль объектлар төзү, коммуналь инфраструктураны төзекләндерү һәм модернизацияләү.

Вакыйгалы туризмны үстерүгә һәм яңа инфраструктура булдыруга аерым игътибар биреләчәк. Бу юнәлешне үстерү өчен яңа кунакханәләр, җәмәгать туклануы объектлары һәм актив инвестиция эшчәнлеге кирәк.

«Бу елны без шәһәрнең тарихи өлешендә традицион фестивальләрдән тыш, яңаларын да оештырачакбыз, алар җәйге һәм көзге-язгы чорда да узачак», — дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев.

Планнарда — кышны озату бәйрәмен оештыру. Анда җирле товар җитештерүчеләр, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасы резидентлары катнашыр дип көтелә. Шулай ук гастрофестиваль уздыру ниятләнә.

Бу елга планнарның шактый өлеше, һичшиксез, социаль өлкәгә кагыла. Шәһәрнең аскы өлешендә, Тугаров урамында, яңа балалар бакчасы төзелә башлый, ул иске биналарда урнашкан бакчаларны алыштырачак. Алабуганың 1нче мәктәбендә, Бехтерево авылы мәктәбендә һәм 10нчы күппрофильле лицейда ремонт эшләре үткәрү күздә тотыла. Татар Дөм-Дөме авылында балалар өчен спорт юнәлешендәге савыктыру лагерен төзү буенча проект эше башланды.

Спорт инфраструктурасында зур үзгәрешләр булачак: бу айда ук җиңел атлетика манежы коммуникацияләрен күчерү башлана. Анда «Бердәм Россия» спорт комплексыннан футбол, волейбол һәм нәфис гимнастика секцияләре күчәчәк, ә җиңел атлетика манежында теннис кортларын тулыландырачаклар. Тагын бер ачык корт төзеләчәк.

Шулай ук яңа Никахлашу сарае төзелешен башлау планлаштырыла.

Шәһәр үзәгендәге җәмәгать киңлеге дә үзгәрәчәк: Республика көненә мәдәният сарае каршында яңа фонтан һәм тулысынча реконструкцияләнгән мәйдан ачу көтелә.

Яз көне Төзүчеләр урамын комплекслы төзекләндерүгә башлангыч биреләчәк. Иң мөһиме: коммуналь челтәрләрне масштаблы модернизацияләү башлана: инвесторлар («Водоканал» һәм ЕПТС) су һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын реконструкцияләүгә 500 миллион сумнан артык акча кертәчәк.

Планнар агросәнәгать комплексына да кагылачак.

Йомгак ясап, Рөстәм Нуриев бу елга бурычларның күп булачагын билгеләп үтте һәм 2026 ел алдагылары кебек үк нәтиҗәле булсын, һәм, әлбәттә, тыныч күк йөзе астында узсын, дип теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев