Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы эшмәкәрләр белән очрашты

Алабугада 2 меңгә якын шәхси эшмәкәр һәм 6 меңнән артык үзмәшгуль бар.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев кече бизнесны үстерүгә башлык грантлары конкурсында катнашучы эшмәкәрләр белән очрашты.

Алабугада 2 меңгә якын шәхси эшмәкәр һәм 6 меңнән артык үзмәшгуль бар. 23 компания 50 меңнән 500 мең сумга кадәр грантка гариза биргән. Район башлыгы һәм конкурс комиссиясе әгъзалары белән очрашуда грант критерийларына туры килә торган 14 кызыклы проект каралды.

Алар турында Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Илфак Хәбибуллин сөйләде:

— Рөстәм Мидхәт улы кече бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Шуңа күрә яңа проектларга ярдәм итү максатыннан узган ел АМР башлыгы гранты булдырылды. Быел конкурс беренче тапкыр уздырыла. Сайлап алу критерийларына уртак финанслау өлеше керә: үз эшеңә күпме акча салынганы исәпкә алына. Эшмәкәрлектә зур тәҗрибә, әлбәттә, өстенлек булып тора, әмма бу мәҗбүри шарт түгел: яшь проектлар, стартаплар да карала. Проектны гамәлгә ашыру срогы мөһим: ул никадәр тизрәк эшләтеп җибәрелсә, баллар шулкадәр югарырак булачак. Проектның яңалыгы да, аның социаль юнәлеше дә игътибарга алына. Әгәр дә күп санлы кешеләрнең ихтыяҗлары канәгатьләндерелсә яки халыкның социаль яктан зәгыйфь катламнарына ярдәм күрсәтелсә — яхшы.

Беренче булып район җитәкчесенә Илнур Сираевның Танайкада «Икмәк йорты» пекарнясын ачу проекты тәкъдим ителде. Икмәк пешерү урыны Үзәк урам, 38 йорт адресы буенча, кибет бинасында урнашкан. Эшмәкәрләр бинаны арендага алып, җиһазлар сатып алганнар, электр энергиясе һәм су белән тәэмин итүне тоташтырганнар. Компаниядә дүрт икмәк пешерүче, ике кассир эшләячәк. Хуҗасы әйтүенчә, авылда яңа пешкән камыр ризыкларына ихтыяҗ бар.

Проектларны яклауга Андрей Чернов җиһазлар сатып алуга грант алу максаты белән килгән. Аның компаниясе чипсылар ясый. Элек эшмәкәргә пеллетлар — азык-төлек ярымфабрикатлары сатып алырга туры килгән. Хәзер ул аларны тулы циклны тәэмин итү һәм җитештерүне киңәйтү өчен Алабугада чыгаруны җайга салырга карар кылган. Моның өчен 2 экструдер һәм 4 киптерү машинасы кирәк. Бизнесмен предприятиегә 6 миллион сум акча керткән инде һәм хәзер муниципалитетка ярдәм сорап гариза биргән. Алабугада җитештерелә торган чипсы белән җирле кибетләр, шулай ук федераль челтәрләр кызыксына, әмма алар белән эшләү өчен тотрыклылык һәм зур күләмдә продукция кирәк.

Сергей Долгов комиссия әгъзаларына үз продукциясен татып карарга алып килгән. Аның компаниясе сувенир прәннекләр һәм туристлар өчен шәһәр символикасы төшерелгән чәк-чәк җитештерә. Эшкуар Алабуга прәннеген бөтен Россия киңлекләренә чыгарырга хыяллана. Грант акчасына ул камыр басу җайланмасы, мич һәм камыр утырту машинасы сатып алырга планлаштыра.

Алабуга эшкуарларының проектлары профильләре һәм масштаблары буенча аерылып тора. КамАЗ базасында махсуслаштырылган кабиналар ясау һәм ЧПУ белән һава-плазмалы кисү станоклары ясау, Шишкин буаларында гриль-йортлар урнаштыру һәм Меңьеллык мәйданында «Арт-кофейня» булдыру, 3 айдан 8 яшькә кадәрге сабыйлар өчен балалар бассейны һәм «Сәламәт сабый — бәхетле тормыш» программасын булдыру, тау чаңгысы җиһазларын прокатка бирүне ачу һәм «Зеркало» иҗади киңлеген булдыру, «Большая стирка» кер юу бүлмәсен ачу кебек проектлар очрашуда тәкъдим ителде.
Илфак Фәнилович сүзләренчә, очрашуда бик күп лаеклы һәм перспективалы инициативалар яңгыраган. Җиңүчеләрнең исемнәре сентябрь ахырында игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев