Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы «Эссен Продакшн АГ» коллективы белән очрашты

Шәһәрнең төп предприятиеләренең берсе булган җәмгыять җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән очрашу яңа елда беренче булды.

Рөстәм Нуриев 2025 ел нәтиҗәләре һәм быелгы планнар турында сөйләде. Шәһәр һәм авыл урамнарын, юлларны һәм коммуналь челтәрләрне масштаблы ремонтлау, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, Алабуганың тарихи өлешен яңарту, яңа объектлар төзү һәм булганнарын ремонтлау дәвам итәчәк. Агросәнәгать секторы һәм спорт үсә, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрендә белгечләр җәлеп итү, объектларны модернизацияләү программалары эшли.

Район башлыгы «Эссен Продакшн АГ» җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә шәһәр һәм район үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул аеруча хоккейга, чаңгы спортына һәм йөзүгә ярдәм итүне билгеләп үтте — аерым алганда, «Йөзү буенча гомуми белем бирү» («Всеобуч по плаванию») проекты һәм «Кама Фест» спорт фестивале, «Бердәм Россия» спорт комплексының вентиляция системасын модернизацияләү, беренче класслы инженер-технологик лицейда чаңгы-роллер трассасы ачылу.

Әйтергә кирәк, «Эссен Продакшн» Алабуга һәм район тормышының төрле өлкәләренә ярдәм итә: сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, СВО сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә, иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итә.

— Безнең яңа юнәлеш — һәвәскәр балалар хоккее, — диде «Эссен» генераль директоры Леонид Барышев. — Бу Алабуганы ярышлар һәм әзерлек үзәкләренең берсе итәргә, тагын да күбрәк туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Барыгызга да узган ел башкарган зур эшләрегез өчен рәхмәт, әйдәгез, 2026 елны шулай ук уңышлы башлыйк.

АМР ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Геннадий Баганов рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. Моннан тыш, «Алабуга инициативасы» иҗтимагый проекты җитәкчесе Илшат Шәйморатовны «Солдат әтисе» медале тапшырылуы белән котладылар.

Очрашу азагында Рөстәм Нуриев һәм Леонид Барышев алабугалыларның сорауларына җавап бирде. Алабугада һәм Колосовка авылларында яшәүчеләр урамнарны яктырту, йортларны җылыту һәм капиталь ремонтлау, газ компенсаторы урнаштыру, җәмәгать транспорты һәм азык-төлек кибете турында сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев