Алабуга районы башлыгы «Эссен Продакшн АГ» коллективы белән очрашты
Районда муниципалитет җитәкчелегенең шәһәрнең төп предприятиеләре хезмәткәрләре белән очрашулары башланды.
Алабуга районы башлыгы «Эссен Продакшн АГ» коллективы белән очрашты һәм шуның белән муниципалитет җитәкчелегенең шәһәрнең төп предприятиеләре хезмәткәрләре белән очрашулар сериясенә старт бирде.
Рөстәм Нуриев 2025 елгы эш нәтиҗәләре һәм быелгы планнар турында сөйләде. Шәһәр һәм авыл урамнарын, юлларны һәм коммуналь челтәрләрне масштаблы ремонтлау, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, Алабуганың тарихи өлешен яңарту, яңа объектлар төзү һәм булганнарын ремонтлау дәвам итәчәк. Агросәнәгать секторы, спорт үсеш ала, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрендә белгечләр җәлеп итү буенча программалар эшли.
Район башлыгы «Эссен Продакшн АГ» җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә шәһәр һәм район үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул аеруча хоккейга, чаңгы спортына һәм йөзүгә ярдәм итүне билгеләп үтте — «Йөзү буенча гомуми белем бирү» проекты һәм «Кама Фест» спорт фестивале аерып әйтелде.
«Эссен Продакшн АГ» Алабуга һәм район тормышының төрле өлкәләренә ярдәм итә: сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, МХО сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә, иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итә.
— Безнең яңа юнәлеш — һәвәскәр балалар хоккее, — диде «Эссен» генераль директоры Леонид Барышев. — Бу Алабуганы ярышлар һәм әзерлек үзәкләренең берсе итәргә, тагын да күбрәк туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Барыгызга да узган елда башкарган зур эшләрегез өчен рәхмәт, 2026 елны шулай ук уңышлы башлыйк.
АМР ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Геннадий Баганов рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. Моннан тыш, «Алабуга инициативасы» иҗтимагый проекты җитәкчесе Илшат Шәйморатовны «Солдат әтисе» медале тапшырылуы белән котладылар.
Очрашу азагында Рөстәм Нуриев һәм Леонид Барышев алабугалыларның сорауларына җавап бирде. Алабуга һәм Колосовка авылларында яшәүчеләр урамнарны яктырту, йортларны җылыту һәм капиталь ремонтлау, газ компенсаторы урнаштыру, җәмәгать транспорты һәм азык-төлек кибетенә кагылышлы сораулар бирде.
ФОТО: АМР башлыгының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев