Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы гранты буенча яңа койма куелды

Хәзер биредә таушалган иске койма урынында заманча, тимердән һәм агачтан эшләнгәне тора.

Тойма урамындагы 8нче йорт янында яңа койма барлыкка килде. Аны район башлыгы Рөстәм Нуриев башлап җибәргән грант буенча куйдылар. 
Хәзер биредә таушалган иске койма урынында заманча, тимердән һәм агачтан эшләнгәне тора. 

− Бу йортта мин күптән түгел генә яшим, коймабыз бик беткән иде. Хәзер ул матур, яңа, без бик шат, − ди Нәгыймә Корбанова. 

Йортта яшәүче башка кешеләр дә куанган. Мәсәлән, Альмира Фазыйлова анда 12 ел яши инде, шул вакыт эчендә, койма бер тапкыр да төзекләндерелмәгән булган. 

− Шул чакта ук начар хәлдә иде, иске һәм каралып беткән. Яңасы нык ошый, җыйнак, − ди ул.

Хәтерләсәгез, быел торак йортка терәлеп торган коймаларга киткән чыгымның бер өлешен каплауга Алабуга муниципаль районы башлыгының гранты гамәлгә куелган иде. Грант күләме — һәр йорт хуҗалыгына 50 мең сум. 

Грант алуга эләгү өчен:
— Алабуга районы халкының торак йортларына терәлеп торган стационар киртәләрне ремонтларга һәм алыштырырга кирәк;
— стационар киртәләрнең архитектура бизәлеше бердәм, чималы бер төстә булырга тиеш;
— иске коймаларның тышкы күренешне боза торган җитешсезлеге булуы шарт.

Грант конкурсында катнашучыларның шәһәр бюджетына һәм башка бернинди бурычы булырга тиеш түгел. Гаризаларын карый торган комиссия уңай карар кабул иткән очракта, хуҗалар койманы үзләре алыштыра, соңыннан акчаларын кире кайтарып ала. 

Тулырак мәгълүматны 4-48-98 телефоны буенча алырга мөмкин. Гаризалар ppseralabuga@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев