Алабуга районы башлыгы һәм шәһәр прокуроры мәдәни мирас объектларының торышын тикшерде
Игътибар үзәгендә хосусый милектә булган мәдәни мирас объектлары булды.
Алабугада район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм шәһәр прокуроры Айрат Низамиев шәһәрнең тарихи өлешен карадылар. Игътибар үзәгендә хосусый милектә булган мәдәни мирас объектлары булды.
Җир-мөлкәт палатасының исәп һәм мөлкәт бүлеге башлыгы Элеонора Бокан хәбәр иткәнчә, шәһәр территориясендә мәдәни мирас объекты статусына ия 17 шәхси йорт исәпләнә. Инспекция барышында шундый биш объект тикшерелде. Бина хуҗаларына аларны саклау буенча дәгъвалар бар.
«Алар милекләрендә булган биналарны тәртипкә китерергә тиеш — фасадны, эчке бүлмәләрне ремонтларга, һәм болар ОКН буенча комитет белән алдан килешеп эшләнергә тиеш», — дип аңлатты Элеонора Бокан.
Бина хуҗалары — шәхси милекчеләр — беренче чиратта саклау йөкләмәләренә кул куярга һәм аларны 7 елга кадәр үтәргә тиеш.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тарихи биналар хуҗалары хәлне төзәтергә вәгъдә иттеләр. Аларның кайберләре шулай ук үз объектларын сатарга яки арендага бирергә әзер булуларын да белдерде, бу аларны саклау һәм реставрацияләү өчен бер мөмкинлек булыр иде. Хакимият мәсьәләне контрольдә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев