Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты

Очрашу «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә үтте.

Россия флагы төсләренә буялган йөрәк формасындагы брелокны «Тигр» позывнойлы хәрби шәһәрдә үткән Спас ярминкәсендә сатып алган. Тиздән ул сугышчы белән махсус операция урынына китәчәк. 

— Мин алгы сызыкта хезмәт итәм һәм бу брелок минем өчен үзенә күрә бер талисман булачак. Хәрбиләр төрле фигуркалар алып килә, аларны үзләре белән йөртә. Минем исә моңа кадәр бернәрсәм дә юк иде, — ди ул. 

Ялда булган башка хәрбиләр белән бергә «Тигр» узган атнада район башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашты.

Мондый очрашулар инде яхшы традициягә әверелде.

— Мин өйгә икенче тапкыр кайттым. Беренчесе июньдә булды, ә икенче тапкыр авыру сәбәпле кайтырга туры килде. Туган якта тынычлык булсын өчен без егетләр белән сугышчан бурычларны үтибез. Безне ярдәмегездән ташламагыз, онытмагыз — безнең өчен бу бик мөһим. Барлык алган хатларны кадерләп саклыйбыз, алардан көч-куәт алабыз, — дип уртаклашты хәрбиләрнең берсе.

Очрашу «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге залында кечкенә концерт белән башланды. Бу — артистларның хәрбиләргә үзләренчә рәхмәт белдерүләре иде. Егетләрнең үзләре әйтүенчә, аларның сугышчан рухлары нык һәм алар җиңүгә чын күңелдән ышана. 

— Миңа штурмга баручыларны яклау бурычы куелды. Наводка бирелде, аңа корректировка керттем һәм дошманнар белән бергә бер йортны юкка чыгардым. Шуның өчен бүләк бирелде, — дип сөйләде «Шайба» позывнойлы алабугалы.

Чәй табыны артында хәрбиләр район башлыгы белән аралашты. Әңгәмә барышында Рөстәм Мидхәт улы хәрбиләр һәм аларның гаиләләренең ихтыяҗлары турында сорады. Җитәкче ассызыклаганча, хәзерге вакытта иң мөһиме — илне саклап калу.

Очрашу ахырында хәрбиләргә рәхмәт сүзләре әйтелде һәм махсус рюкзаклар тапшырылды.

Сүз уңаеннан, РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan. ru. сайтында күбрәк белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев