Алабуга районы башлыгы Җиңү көне белән котлады
«Сугыш елларындагы хәрби батырлыгыгыз һәм тылдагы фидакарь хезмәтегез, сугыштан соң илне яңадан торгызуда күрсәткән кыюлыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә!», - диелә котлауда.
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне чын күңелдән Җиңү көне белән котлыйм!
Бу бөек бәйрәм халкыбыз хәтерендә батырлык һәм каһарманлык символы булып мәңгегә калачак.
Дошман белән дәһшәтле сугышта Ватанны саклап калганыгыз, азатлыкны һәм тынычлыкны яклаганыгыз өчен сезнең алда баш иябез.
Сугыш елларындагы хәрби батырлыгыгыз һәм тылдагы фидакарь хезмәтегез, сугыштан соң илне яңадан торгызуда күрсәткән кыюлыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә!
Сезгә бәхет, ныклы сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телибез. Бөек Җиңү бәйрәме белән!
Хөрмәт белән, Рөстәм НУРИЕВ, Алабуга муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев