Алабуга районы башлыгы күчмә киңәшмә үткәрде
Рөстәм Нуриев ресурслар белән тәэмин итү хезмәтләре вәкилләре һәм төзүчеләр белән бергә шәһәр буйлап йөреп чыкты һәм төрле участокларда төзелеш һәм ремонт эшләренең ничек баруын тикшерде.

Маршрут Нефтьчеләр проспекты һәм Пролетар урамы киселешеннән, аннары Тынычлык проспекты ягына таба башланып китте. Бу территориядә тротуарларны реконструкцияләү буенча эшләр бара. Сүз уңаеннан, Нефтьчеләр проспекты буенча быел Пролетар урамыннан алып Городище урамына кадәр тротуарлар яңартыла. Эшләрнең бер өлеше башкарылган инде. Шәһәрнең өске өлешендә барлыгы 3 километр чамасы җәяүлеләр өчен юллар барлыкка киләчәк.
Икенче пункт — шәһәрнең аскы өлеше. Тарихи өлештә дә төзекләндерү эшләре алып барыла. Говоров урамында — Нефтьчеләр проспектыннан алып И. И. Шишкин һәйкәленә кадәр яңа уңайлы тротуар төзеләчәк, аның киңлеге 3 метр тәшкил итәчәк. Планда бу өлешен брусчатка белән түшәү.
Тротуарларны реконструкцияләү эшләрен җәй ахырына төгәлләү планлаштырыла. Эшләргә акча җирле бюджеттан бүлеп бирелгән.
− Шәһәрнең тарихи өлешендә берничә урамда тротуарлар ремонтланачак: Спас урамы — Казан урамыннан Олы Покров урамына кадәр, Суворов училищесыннан Шишкин һәйкәленә кадәр, Говоров урамы участогы, Казан урамы — бер ягы (Гассар урамыннан Говоров урамына кадәр), Гассар урамы дәвамы — Казан урамыннан Нефтьчеләр проспектына кадәр, — дип сөйләде «РСА ГРУПП» архитектура-проект компаниясе җитәкчесе Роман Смирнов.
Рөстәм Нуриев челтәрләрне масштаблы алмаштыру барган территорияне төзекләндерү барышы белән танышты. Сүз Гассар урамының Казан урамыннан алып Нефтьчеләр проспектына кадәрге участогы турында бара. Шулай ук башлык парковка төзелеше бара торган шәһәр пляжы территориясендә дә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев