Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә һәрьяклы ярдәм күрсәтергә кушты

Бу гаиләләрне һәрьяклап кайгыртырга кирәк, диде ул җыелган җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Алабугадан мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә һәрьяклы ярдәм күрсәтеләчәк, дип ассызыклады шәһәр планеркасында Рөстәм Нуриев. Бу гаиләләрне һәрьяклап кайгыртырга кирәк, диде ул җыелган җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Шулай ук ул һәр җитәкче бу бурычны үз кул астында эшләүчеләргә йөкләмичә, гаиләне шәхсән үз кайгыртуы астына алырга тиеш, дип тә өстәде. Исегезгә төшерәбез, район башлыгы мобилизацияләнгән алабугалыларның гаиләләренә шәһәр һәм район активы вәкилләре арасыннан кураторлар беркетү турында карар кабул иткән иде. Кураторлар һәр гаиләгә беркетелә, алар бу гаилә белән даими элемтәдә булырга һәм таләп ителгән барлык төр ярдәмне күрсәтергә тиеш. Бу эшне район башлыгы урынбасары Олег Колпаков җитәкли. Шулай ук район башлыгы илдәге соңгы вакыйгалар уңаеннан шәһәрдә бәйрәм чаралары саны чикләнәчәген билгеләп үтте. 

Исегезгә төшерәбез, мобилизацияләнүчеләрнең балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләре октябрьдән мәктәптә туклану өчен түләүдән азат ителә. Шулай ук мобилизацияләнгән гражданнарның балалары балалар бакчасына бушлай йөри алачак. Түләү өчен акчалар җирле бюджеттан бүленәчәк. Моннан тыш, шәһәрдә 3-03-45 номеры буенча «кайнар линия» эшли, анда мобилизацияләнүчеләрнең туганнары үз сораулары белән мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев