Алабуга районы башлыгы РФ Конституциясе көне белән котлады
Район башлыгы алабугалыларга барлык башлангычларында уңышлар, һәр йортта тынычлык һәм иминлек теләде.
Алабуга районы башлыгы һәркемне мөһим дәүләт бәйрәме — Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады.
«Барлык алабугалыларны бу мөһим вакыйга белән котлыйм! Конституция көне — илнең төп канунын кабул итү көне генә түгел, һәр гражданның хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүнең мөһимлеген искә төшерү дә ул. Барыгызны да бер-берегезнең хокукларын бәяләргә һәм хөрмәт итәргә, Ватаныбызның чәчәк атуы хакына үз гражданлык бурычларыгызны үтәргә чакырам», — диелә башлык мөрәҗәгатендә.
Район башлыгы алабугалыларга барлык башлангычларында уңышлар, һәр йортта тынычлык һәм иминлек теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев