Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев бизнес-бергәлек вәкилләре белән очрашты
Очрашу «Пристань» пляжында узды.
Узган айлардагы эш йомгаклары, якындагы планнар, үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
Быел Алабугада беренче мәртәбә 12 эшмәкәргә кече һәм урта бизнес өчен 3 миллион сумлык АМР башлыгы гранты бүлеп бирелде. Алучылар арасында — өч сәүдә объекты, дүрт җитештерү предприятиесе һәм биш хезмәт күрсәтү өлкәсе компаниясе. Киләсе елда грант ярдәме күләмен 7 миллион сумга кадәр арттыру планлаштырыла.
500 гектар мәйданлы «Елабуга купеческая» тарихи паркын төзү проектына башлык аерым игътибар бирде. Бирегә «Пристань», Шишкин буалары һәм "Александр бакчасы"н алга таба үстерү, шәһәр халкы һәм туристлар өчен мәдәни-күңел ачу зоналары булдыру, авария хәлендәге мәдәни мирас объектларын ремонтлау һәм реновацияләү, Камадагы утрауны төзекләндерү керә. Киләсе елда Казан урамын күпергә кадәр җәяүлеләр урамы итү, машина кую урыннары челтәре булдыру, шулай ук Тойма елгасы юлын чистарту планлаштырыла. Быел Алабуганың тарихи өлешен яңартуга 400 миллион сумга якын акча тотылган.
Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, эшенең максатын ул Алабуганы заманча һәм чәчәк атучы шәһәр итүдә күрә. Ул эшкуарларның гамәлдәге проектлары үсешеннән канәгать булуын һәм яңа инициативаларга ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
Эшмәкәрләр, үз чиратында, әңгәмә өчен ачык һәм хезмәттәшлеккә әзер булуы өчен башлыкка рәхмәт белдерделәр.
Нияз Кәшбиев башлык белән очрашуларда даими катнаша:
— Безнең өчен шәһәр администрациясе белән диалог бик мөһим. Өстенлекле бурычлар турында белеп тору кирәк, — диде эшмәкәр. — Үз планнарыбызда без Алабуганың тарихи өлешендә җәмәгать туклануы нокталарын ачу мөмкинлеген карыйбыз. Мисалга, Казан урамында һәм Александр паркында каһвәханәләр барлыкка киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев