Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы сайлауларда катнашты

Рөстәм Нуриев «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында урнашкан сайлау участогында тавыш бирде.

Бердәм тавыш бирү көнендә Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев сайлауларда катнашты һәм «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында урнашкан сайлау участогында үз тавышын бирде.

«Без республикабызның һәм үз районыбызның киләчәген сайлыйбыз. Җирле хакимият органнарына сайлаулар аеруча мөһим, — дип ассызыклады район башлыгы. — Бу бик мөһим процесс, чөнки тормышның барлык өлкәләренең үсеше нәкъ менә депутатлар корпусына бәйле».

Рөстәм Нуриев шулай ук депутатларның моңа кадәрге составы белән уңышлы эшләү тәҗрибәсен билгеләп үтте:

«Без депутатлар белән биш ел бергә эшләдек, һәм бу вакыт эчендә алабугалылар өчен мөһим мәсьәләләр тормышка ашырылды. Яңа депутатлар корпусының нинди булуына әлеге проектларның дәвамлылыгы һәм районыбызның киләчәге бәйле. Без республикабыз белән горурланабыз һәм аның һәм Алабуга районының алдагы биш елда нәтиҗәле һәм куәтле үсешен дәвам итүен телибез».

Алабуга муниципаль районында 62 сайлау участогы бар: 23е районда һәм 39ы — шәһәрдә, шул исәптән 1 вакытлыча участок Алабуга үзәк район хастаханәсе стационары пациентлары өчен булдырылган.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен, Алабуга шәһәр Советы һәм авыл җирлекләрендәге вәкиллекле органнар депутатларын сайлый.

Алабуга районында сайлаучыларның гомуми саны шәһәр һәм район буенча якынча 61 000 кеше. Алабуга шәһәр Советына депутатлыкка теркәлгән кандидатлар саны — 20 сайлау округы буенча 24 кеше. 114 округ буенча авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлыкка 134 кандидат күрсәтелгән һәм теркәлгән, шуларның өчесе үз кандидатураларын теркәлүдән төшергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев