Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы «СОЛЛЕРС Алабуга» предприятиесе коллективы белән очрашты

Районда хезмәт коллективлары белән очрашулар дәвам итә.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевның «СОЛЛЕРС Алабуга» предприятиесе коллективы белән очрашуы барышында компаниянең генераль директоры Алексей Матасов шәһәребез турында тәэсирләре белән уртаклашты.

— Районның үсеш алуын күзәтү бик куандыра. Мин 2008 елдан бирле Алабугада яшим, шәһәрнең ул вакытта нинди булганын һәм бүген ничек үзгәрүен күрәм, — дип уртаклашты завод җитәкчесе. — Эш буенча ил буйлап күп сәяхәт итәргә туры килә, командировкаларда башка шәһәрләрне күрәм, һәм минем өчен без яшәгән һәм эшләгән урынның Россиядә иң яхшыларының берсе икәнлеге бәхәссез. Бүгенге көндә бу факт. Алабуга Россиянең башка күп кенә шәһәрләренә караганда тизрәк үсә. Бу — төбәк, шәһәр һәм район җитәкчелегенең казанышы. Безнең өчен бу бик мөһим, чөнки кешенең шәхси үсеше дә аның яшәү урынына бәйле.

Җитәкче шулай ук заводның узган ел үткән мөһим этапларын искә төшерде:

— Безнең предприятиегә күп сынаулар һәм кыенлыклар белән очрашырга туры килде. Шулай да, август аенда тулы цикллы технология эшли башлады, ә бүген без эретеп ябыштыру цехында локализация өстендә эшлибез, двигательләр җыюны башлап җибәрдек һәм план буенча алга таба хәрәкәт итәбез. 2024 елга планлаштырылган күп проектлар 2023 елда ук тәмамланды, бу автомобиль базарында көндәшлеккә сәләтле булып калу өчен кирәк иде.

Коллегаларына мөрәҗәгать итеп, Алексей Матасов аларга ирешкән казанышлары һәм бердәмлекләре өчен рәхмәт белдерде, предприятие коллективының «Россиядә машина төзелеше өлкәсендә иң көчле команда» булын искәртте.

Рөстәм Нуриев районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре һәм гамәлгә ашырылган проектлары хакында сөйләде, предприятие җитәкчелегенә иң катлаулы шартларда да дөрес карарлар кабул итеп, коллективны саклап калуы һәм яңа юнәлешләрне үстерүе өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук предприятиенең район тормышында, шәһәр чараларында катнашуы өчен рәхмәт сүзләре яңгырады. Мәсәлән, муниципалитетка тапшырылган автобус хәзер район спортчыларының ярышларга йөрүе өчен актив кулланыла. 

Рөстәм Нуриев предприятие хезмәткәрләрен спорт белән активрак шөгыльләнергә чакырды, чөнки шәһәрдә моның өчен барлык шартлар тудырылган, шулай ук «Алабуга-Арт» үзешчән сәнгать конкурсында катнашырга тәкъдим итте.

Чара барышында завод хезмәткәрләреннән алынган барлык мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм тиешле муниципаль хезмәтләргә җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев