Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгының Белем көне белән котлавы

Хөрмәтле укучылар, студентлар һәм мөгаллимнәр!

1 Сентябрь — көзге якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне укучылар да, укытучылар да көтеп ала. Шушы бәйрәмнән ачышлар һәм яңа белемнәр дөньясына мавыктыргыч юл ачыла. 

Мәктәп һәм студент чоры кеше язмышына нык тәэсир ясый. Яраткан укытучыларыбыз аларның белеме һәм идеаллары, мәктәп мохите, тугры дуслар — барысы да гомергә безнең белән кала һәм кешеләргә, хезмәткә, тулысынча яшәешкә мөнәсәбәтебезне формалаштыра, шуңа да Белем көне бар буын өчен дә кадерле. 

Кадерле балалар! Сезне яңа уку елының беренче көне белән котлыйм. Уку елы барыгыз өчен дә кызыклы һәм нәтиҗәле булсын, яңа казанышлар һәм уңышлар белән куандырсын! Мөгаллимнәрегезгә һәм әти-әниләрегезгә — иҗат көче һәм хезмәттә уңышлар, түземлек һәм зирәклек телим.
Рөстәм Нуриев, Алабуга муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев