Алабуга районы башлыгының Яңа ел чыршысы узачак
Алабуга районында Кыш Бабай һәм Кар кызы 2 меңгә якын балага бүләкләр тапшырачак.
Иртәгә, 24 декабрьдә, «Адымнар» мәктәбенең актлар залында күп балалы гаиләләрдәге балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрендәге балалар өчен традицион башлык чыршысы узачак.
Алабуга районында Кыш Бабай һәм Кар кызы 2 меңгә якын балага бүләкләр тапшырачак. Шулардан 745 бүләк — 4 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 14 яшькә кадәрге балаларга. 723е — хәрби хезмәткәрләр гаиләсендә тәрбияләнүче 17 яшькә кадәрге балаларга, 368е — 14 яшькә кадәрге сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга тапшырылачак. Шулай ук тәрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга һәм әти-әниләре 1 төркем инвалид булган гаилә балаларына бүләкләр тапшырылачак.
Әйтергә кирәк, бүләкләр район муниципалитетыннан әзерләнгән. Өстәмә рәвештә махсус хәрби операциядә катнашучыларның барлык балалары ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановтан Яңа ел бүләкләре алачак.
Район башлыгы чыршысы афишасы
24 декабрь 10.00 — Хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен башлыкның Яңа ел чыршысы.
24 декабрь 13.00 — аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел чыршысы
24 декабрь 16.00 — күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Яңа ел чыршысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев