Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Яковлево авылында йорт янган

Зыян күрүчеләр юк.

Яковлево авылында кичә ике фатирлы бер катлы йортта янгын чыккан. Фатирларның берсе торак булмаган, ә икенчесендә гаилә яшәгән.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, янгын торак фатир верандасында башланган. Бу вакытта хуҗа хатын бакчада була һәм ялкынны вакытында күреп ала. Хатын өйгә кереп, 23 яшьлек кызын һәм 6 яшьлек оныгын уятырга һәм аларны урамга чыгарырга өлгергән.

Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитә һәм утны сүндерә. Зыян күрүчеләр юк.

Янгынның беренчел сәбәбе — электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев