Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Костенеево авылында башкарма комитетның яңа бинасы ачылды

Моңа кадәр авыл җирлеге башкарма комитетының үз бинасы булмаган.

Костенеево авыл җирлеге администрациясе кичә өй туен билгеләп үтте-алар яңа бинага күчтеләр.

Чарада «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты. Алар авыл халкын һәм җирлек башлыгын шундый яхшы бина белән тәбрикләде. 

Моңа кадәр авыл җирлеге башкарма комитетының үз бинасы булмаган. Авыл халкы сөйләгәнчә, элек ул урнашкан бина бөтенләй тузган — администрациягә вакытлыча авыл клубындагы, аннан соң мәктәптәге бүлмәләдә урнашырга туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев