Алабуга районы Котловка авылы янында күпер төзелеше 80 процентка үтәлгән
Ул Мәскәү − Казан − Екатеринбург (М7) тизйөрешле маршрутының бер өлеше булачак.
Иң зур ясалма корылма — Кама аша Түбән Кама күпере төзелеше бүгенге көнгә 80 процентка үтәлгән.
1,3 километр озынлыктагы күпер Каманы кисеп үтә һәм Костенеево авыл җирлегенең Котловка һәм Ильинка авылларын тоташтыра. Ул Мәскәү − Казан − Екатеринбург (М7) тизйөрешле маршрутының бер өлеше булачак һәм Түбән Кама белән Яр Чаллы шәһәрләрен урап уза торган 81 км озынлыктагы трасса участогына керәчәк.
Корылма 22 терәктә торачак. / Айрат Шәйгалләмов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев