Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Морт авыл җирлеге башлыгы Бөтенроссия форумда катнашты

Мондый форумны оештыручы — Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе, чараны уздыру идеясен ил Президенты Владимир Путин үзе хуплады.

Морт авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закиров, Мәскәүгә сәфәр кылып, «Кече Ватан — Россиянең көче» масштаблы күргәзмә-форумында катнашты.
Сүз уңаеннан, бу чарада беренче тапкыр бөтен илдән муниципаль берәмлекләр вәкилләренең рекордлы саны җыелды — барлыгы 7,5 мең катнашучы, зур шәһәрләр мэрларыннан башлап, авыл җирлеге башлыкларына кадәр. Мондый форумны оештыручы — Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе (ВАРМСУ), чараны уздыру идеясен ил Президенты Владимир Путин үзе хуплады.

Алабугадан форумда район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм Морт авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закиров катнашты. Сүз уңаеннан, ул Алабуга районы авыл җирлекләре башлыкларыннан Татарстан делегациясе составына кергән бердәнбер кеше иде. Форумда яктыртылган төп тема — кешеләргә һәм кече Ватанга хезмәт итү булды. Искәртеп узабыз, чараның эшлекле өлеше ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмәсе кысаларында узды.

— Мәскәүдә ВДНХда мин беренче тапкыр студент чагында булдым. Монда кыш көне, каникулларда килгән идем. Шуннан бирле 41 ел узды. Һәм менә мин янә биредә, шул ук гыйнвар аенда. Бу язмыш билгеседер. Мин әлегә кадәр бу масштаблы чарада катнаша алуыма ышанмыйм. Илнең беренче затлары белән бер платформада булу — бик зур мәртәбә. Форумга килүчеләрнең барысы да, шул исәптән минем өчен дә, бу дискуссияләр өчен уникаль мәйданчык булды. Монда башка төбәкләрдән килгән хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклашу, актуаль темалар буенча фикер алышу, федераль структуралар вәкилләренә сораулар бирү мөмкинлеге булды. Рөстәм Нуриевка Татарстан делегациясе составында әлеге форумга бару тәкъдиме өчен рәхмәтлемен, — дип уртаклашты Фаиз Закиров.

Сүз уңаеннан, Фаиз Фәйзрахман улы — Морт авылында туып үскән кеше. Туган авылын, кече Ватанын үстерү өчен ул җитәкче буларак күп нәрсә эшли.

Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр һәм районның җитәкчелеге тарафыннан хуплау булу бик ярдәм итә. Мисал өчен, Мортта 500 метр озынлыктагы юлны ремонтларга кирәк булган — Үзәк урамнан авыл мәчетенә кадәр. Рөстәм Нуриев ярдәме белән 2022 елда авылда әлеге участокның 240 метры асфальтланган. Элегрәк башланган эшләр быел ук тәмамланачак, чөнки Морт җирлеге авыл юлларын тиешле халәткә китерү буенча республика программасына эләккән.

Шул ук республика программасы буенча 2024 елда Красноармейская урамына вак таш һәм ком катнашмасы түшәләчәк, дип билгеләп үтте Фаиз Закиров. Үзара салым программасы буенча эшләр дә авылда бик актив алып барыла. Мәсәлән, узган ел аның буенча Мортта мәдәният һәм ял паркы төзелеше тәмамланган. Хәзер бу барлык авыл кешеләре өчен иң яраткан урыннарның берсе. Быел авылда үзара салым программасы буенча гамәлгә ашырылырга тиешле планнар арасында Фаиз Закиров Казан урамындагы иске суүткәргечне ремонтлауны билгеләп үтте. Торбаның бер өлеше яңа, ә икенчесе инде искергән (сүз уңаеннан, әлеге суүткәргеч 1970 елда төзелгән. Автор иск.). Суүткәргечнең 600 метр озынлыктагы проблемалы участогын быел ремонтлау планлаштырыла. Моңа 1 миллион 600 мең сум акча таләп ителә. Авыл халкының кертемнәре 316 мең 800 сум тәшкил итәчәк. Калган акчалар республика казнасыннан бүлеп биреләчәк.

Белешмә өчен
Фаиз Закиров — Алабуга районының тәҗрибәле авыл җирлекләре башлыкларының берсе. Ул инде 1997 елдан, өч дистә елга якын эшли. Морт — Алабуга районында иң нык һәм үсеш алган хуҗалыкларның берсе. Авыл җирлегендә 913 кеше көн күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев