Алабуга районы Морт авылы активистлары быел 518 маскировка челтәре үргән
Морт авылы волонтерлары махсус хәрби операция башланганның беренче көненнән үк көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышып яши.
Узып баручы елда гына да алар 518 маскировка челтәре үрде, 68 нашлемник ясады, 600 пардан артык оекбаш сатып алды һәм бәйләде, моннан тыш, футболка һәм эчке киемнәр җыйды. Алай гына да түгел, махсус хәрби операция зонасына иң кирәкле әйберләр: җылы кием-салым һәм юрганнардан алып даруларга кадәр туплап җибәрелгән.
Госпитальләрдәге яралылар өчен эчке кием һәм урын-җир комплектлары тегелгән.
— Волонтерлар һәм битараф булмаган кешеләр (ә бу безнең Морт авылында яшәүчеләрнең барысы да дияргә була) даими рәвештә акцияләрдә катнаша. Мисал өчен, «Бер солдат өчен бер посылка» акциясе буенча посылкаларны формалаштырганда һәм җибәргәндә авыл халкы актив катнашты. Моннан тыш, хәрбиләр үтенече буенча кирәкле әйберне сатып алуда да мортлар зур ярдәм күрсәтә. Хәрби операция урынында хезмәт итүче якташлар белән тыгыз элемтәдә яшибез һәм эшлибез. Кире элемтә җайга салынган, — ди Морт авылының гуманитар остаханә волонтерлары төркеме җитәкчесе Кадрия Сәлимова.
Шулай ук сугышчыларга даими рәвештә азык-төлек: өй ризыклары, аш пешерү өчен ярымфабрикатлар, чәйләр җыялар. Сүз уңаеннан, фронтка 1500дән артык банка тушенка җибәрелгән.
Балалар беркайчан да битараф калмый. Фронт хакына уртак эш бу авылдагы бөтен кешене берләштерә. Һәр гуманитар посылкага мәктәп укучыларыннан һәм сабыйлардан хатлар, рәсемнәр, сюрприз-талисманнар салу инде күркәм традициягә әверелде.
Морттан киткән биш сугышчы хәзерге вакытта алгы сызыкта хәрби бурычларын үти. Кызганычка, бер якташыбыз һәлак булды. Аны соңгы юлга озатырга бөтен авыл килде, ди Кадрия Сәлимова.
‒ Безнең җирлек башлыгы һәм барлык волонтер-активистлар мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итеп тора. Без аларның мөрәҗәгатьләренә игътибар итәбез, аларга кышка әзерләнергә булышабыз, азык-төлек пакетлары бүләк итәбез, чәй эчүләр, мобилизацияләнгәннәрнең туганнары белән түгәрәк өстәл артында күңелле очрашулар оештырабыз. Ә хәрбиләр үзләре ялга кайткач, безнең гуманитар пунктка — остаханәгә килеп рәхмәт әйтәләр, укучылар һәм авылдашлар белән очрашалар, — дип сөйли Кадрия Сәлимова.
Шушы көннәрдә генә махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм җыю игълан ителде. Бу юлы да Морт халкы сынтамады, берләшеп, тиз арада 18 яңа ел алды посылкасы әзерләде. Директор Фәнил Һадиев җитәкчелегендәге мәктәп, фельдшер Эльвира Фәйзуллина җитәкчелегендәге участок хастаханәсе һәм 12 кешелек гуманитар остаханә коллективы бу мөһим эшкә, һәрвакыттагыча, зур өлеш кертте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев