Алабуга районы Морт авылында Дибәҗә Каюмованың «Былбыллы бакча» китабын тәкъдир итү кичәсе булды
Шагыйрәнең кызы Алсу ханым әнисе иҗат иткән һәр шигырьне, һәр хикәяне кадерләп җыеп, әлеге җыентыкны дөньяга бүләк итте.
Узган җомга көнне Дибәҗә Каюмованың «Былбыллы бакча» китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Морт мәдәният сараена әдәбият сөючеләр җыелды.

«... Гомерем буе мин үземне китаплардан башка күз алдына да китерә алмадым, китаптан аерылсам, мин юкка чыгар идем кебек...». Шундый сүзләр белән башланып китә Дибәҗә апа Каюмованың дөнья күргән өр-яңа китабы. Ул «Былбыллы бакча» дип атала. Искиткеч матур, зәвык белән эшләнгән китап. Шагыйрәнең кызы Алсу ханым әнисе иҗат иткән һәр шигырьне, һәр хикәяне кадерләп җыеп, әлеге җыентыкны дөньяга бүләк итте.
«Былбыллы бакча» китабын тәкъдир итү кичәсе Морт авылының мәдәният йортында узды. Бирегә авыл халкы, мәктәп укытучылары һәм укучылары җыелды, ә кичәнең кунаклары буларак «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары һәм «Ак каз» җыр ансамбле чыгыш ясады.
Әлеге китапта Дибәҗә Каюмованың алдан чыккан өч китабы берләштерелгән. Әдибәнең һәр әсәре аның эчке дөньясын чагылдырган тирән мәгънәләр һәм кыйммәтләр белән тулы. Аның иҗатында һәрвакыт тормышка, Ватанга, туган телгә мәхәббәт, буыннар бәйләнеше, авырлыкларны җиңү кебек темалар чагылыш таба. Шулай ук әлеге китапта Дибәҗә апаның хезмәттәшләре, каләмдәшләре, чордашлары язган истәлекләр дә урын алган.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның декабрь аенда Дибәҗә апаның 90 яшьлек юбилеена багышланган искиткеч кичә уздырылган иде. Аның шушы олуг юбилеена багышлап, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе «Чулман укулары» дип исемләнгән бик зур шигырь бәйгесе дә оештырды. Быелгы "Чулман укулары«н Гөлзада Әхтәмова иҗатына багышларга ниятлиләр.
«Былбыллы бакча» җыентыгында урын тапкан шигырьләр белән тамашачыларны мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары — Эмилия Миңнуллина һәм Эльвира Шакирова таныштырды. Искиткеч тәмле тел белән язылган шигырьләр, Эмилия һәм Эльвира укуында өр яңа төсмерләр алып, һәр тыңлаган кешенең күңеленә үтеп керде.
Алга таба сүзне «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзаларына бирделәр. Беренче булып Дибәҗә Каюмованың чордашы, каләмдәше Тәслимә Кәримова кунакларга үзенең өр-яңа «Шул сораулар минем уемда» дип исемләнгән шигырен тәкъдим итте.
— Сез, балалар, киләчәк буын, үткәннәр турында да белергә тиешсез. Үткәннәрне белмәгәннең, киләчәге — юк, — диде Тәслимә апа. Аның шигыре бүген көн кадагында булган проблемаларны күтәреп чыга. Әлеге шигырь белән сез "Алабуга нуры«ның алдагы санында таныша аласыз.
Бер-бер артлы сәхнәдән берсеннән-берсе матур иҗат җимешләре, Дибәҗә Каюмовага карата җылы сүзләр яңгырады. Кадрия Наил, Әнисә Һадиуллина, Хашия Төхбәтуллина, Гөлнара Хуҗина кебек үз укучыларын тапкан шагыйрәләр дә үз иҗат җимешләр белән уртаклаштылар. Конферансье ролен «Чулман» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Таҗрия Җәләева оста башкарды. Шигъри юлларга бай кичә «Ак Каз» ансамбле көйләре белән бизәлде. Әйтерсең лә, нечкә музыкаль җепләр шигъриятне чолгап алды. Дибәҗә апа үзе дә бит җырга-моңга гашыйк кеше булган, ул бик оста мандолинада уйнаган, көйләр иҗат иткән.

Кичәне оештырган, кунакларны җыйган кеше, әлбәттә, Дибәҗә Каюмованың кызы — Алсу Латыпова. Ул бу искиткеч әдәби кичәне оештыру өчен илһамны нәкъ менә әнисен тирән яратудан һәм хөрмәт итүдән алган.
— Мин кичә белән бик канәгать калдым. Бер кеше генә килгән булса да, мин бик бәхетле булыр идем. Мине әниемә булган мәхәббәт, аның иҗаты, аның фикерләре юкка чыкмасын дигән теләк илһамландыра. Минем уйлавымча, иртәме-соңмы кемдер боларның барысын да бәяләр, күтәреп чыгар һәм бу эшне алга таба алып барыр. Ә без әлегә беренче адымнарны ясыйбыз, — дип уртаклашты Алсу ханым.
Китапны тәкъдир итүгә багышланган әдәби кичә, моң, илһам һәм җылы атмосфера белән тулы чын сәнгать бәйрәменә әверелеп, искиткеч матур үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев