Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Морт авылында мөслимәләр җыены булып узды

Җыен «Рөстәм» мәчетендә оештырылган иде.

Оста куллы мөслимәләр мәчеттә оештырылган күргәзмәдә үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте. Асия апа Шайхетдинованың алмаз мозаикасы белән эшләнгән картиналары өлкәннәр һәм балалар күңеленә хуш килде. Гаилә елы уңаеннан игълан ителгән «Нәсел җебем — шәҗәрә» конкурсында унөч буын тезмәсен эченә алган Сәлимов Айзатның хезмәтенә өстенлек бирелде. Хөрмә җимешләрен тишеп ясалган мең төймәле дисбе күпләрне гаҗәпкә калдырды. Балалар бик тырышып аның төймәләрен санады.

Изге Рамазан аена багышланган җыенны Коръәннән аятьләр укып, гомеренең 90нчы көзенә якынлашып килүче ак әби, Бәхиҗә абыстай башлады. Ул үзенең нәсыйхәт сүзләрен җыенда катнашкан яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә күңелләренә үтеп керерлек итеп әйтте. Фәния апа Галиеваның «Коръән буенча яшик» дигән чакыруы, татар халкының мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен саклауның никадәр мөһим икәнлегенә юнәлдерелгән иде. Фәния апа үзенең вәгазен Коръәннән аятьләр, хәдисләр белән дәлилләп алып барды. Татар халкының милли киемнәре кешенең тышкы кыяфәтенә милли төс бирә, аның никадәр зәвыклы икәнен күрсәтә. Бүгенге көндә матур милли киемнәрне кайдан алырга мөмкин булуы турында да белешмә бирелде.

Айларның солтаны булган Рамазан ае якынлаша. Җыенга килүчеләр, Әлфирә апа Әхтәмованың Рамазан аена әзерлек һәм аның фазыйләтләре турында вәгазен тыңлап хушландылар. Рамазан — сабырлык ае. Сабырлык өчен Аллаһ җәннәт вәгъдә итә дигән хәдисләрне әйтеп, Әлфирә апа күбрәк изгелекләр кылырга чакырды. Ул үзенең чыгышын мөнәҗәтләр әйтеп тәмамлады. 

Җыенда бүгенге көндә Ватан чакыруы буенча махсус хәрби операциягә киткән егетләргә ярдәм итеп, инде ике йөздән артык маскировка челтәрләре үрүче «Көмеш яшь» волонтерлары да бар иде. Алар изгелекле эшләрен дәвам итеп, җыенда катнашучы ак яулыклы әбиләрне, балаларны хөрмәтләделәр. 

Мәчетнең икенче бүлмәсендә Гаилә елы уңаеннан «Гаилә табыны» проекты кысаларында мөслимәләр әзерләгән татар халкының иң киң таралган ризыклары: йорт токмачыннан аш, итле бәрәңге, чәк-чәк, коймак һәм гөбәдияләрдән өстәл әзерләнгән иде. Мөслимәләрнең дини таләпләргә туры килерлек итеп әзерләнгән күңел ачу чарасы менә шулай узды. Аллаһы Тәгалә разый булсын, гамәл-гыйбадәтләребез кабул булып, изгелекле эшләребез дәвамлы булсын.
Кадрия СӘЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев