Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Морт мәктәбендә укучылар белән деструктив тәртип турында сөйләштеләр

Мондый очрашулар яшь буынның хокукый сәламәтлеген тәрбияләү, аларны социаль яктан яклау һәм мөмкин булчак хәлләрдән саклау өчен бик мөһим чара булып тора.

Алабуга районы Морт мәктәбендә хәзерге заманның иң кискен проблемаларының берсе — балалар һәм яшүсмерләрнең деструктив тәртибе мәсьәләсе турында мөһим әңгәмә булды.

Чараны үткәрүче һәм төп спикеры — Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе башлыгы, полиция подполковнигы Надежда Назарова булды.

Экспертның күпьеллык хезмәт тәҗрибәсе һәм тирән белеме мөмкин булган кадәр эчтәлекле һәм файдалы әңгәмә алып барырга ярдәм итә, мондый четерекле мәсьәләне хәл иткәндә нәрсәләр эшләргә ярый һәм ярамаганлыгы турында сөйләде.

Деструктив тәртип — үз-үзеңне тотуда тайпылыш булып тора һәм кабул итүнең когнитив бозылуларына, эмоциональ тайпылышларга һәм үз-үзеңне бәяләүнең кимүенә китереп, тормыш сыйфатына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Кешенең эчке дөньясына нинди дә булса куркыныч янаса, ул тирә-юньдәге һәммә нәрсәне җимерә: башка кешеләргә яки хайваннарга карата тупас була, рәнҗетә, әйберләрне вата, көч куллана башлый. Гадәттә, деструктив тәртип очраклары яшүсмерләрдә еш очрый. 

Мондый очрашулар яшь буынның хокукый сәламәтлеген тәрбияләү, аларны социаль яктан яклау һәм мөмкин булчак хәлләрдән саклау өчен бик мөһим чара булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев