Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Олы Шүрнәк авылында каһарман исемен мәңгеләштерделәр

МХО урынында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Всеволод Такмашов истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Всеволод Анатолий улы Такмашов Олы Шүрнәк авылында туып үсә, мәктәпне дә шунда тәмамлый. Хәзер ул белем алган мәктәпкә керү урынында, иң күренеп торган җирдә аның сурәте төшерелгән мемориаль такта эленеп тора. 

Авылдашлары һәм укытучылары хәтерендә Сева Такмашов шат күңелле, көләч йөзле актив егет булып калган. Бер генә мәктәп бәйгесе, бер генә спорт ярышы да Сева катнашыннан башка үтми. Аның ихлас елмаюы һәм күзләрендәге дәртле очкыннар Всеволодны белгән һәркемнең күңеленә кереп калган. Шунысы игътибарга лаек, беренче укытучысы истәлекләре буенча, Всеволод балачактан ук Ватанга хезмәт итәргә, үз иленең яклаучысы булырга хыялланган. Сүз уңаеннан, аның Түбән Камада, кадет мәктәбендә укыган вакыты да була. Әмма белем нигезләрен ул шулай да туган авылында ала.

— Севаның беренче сыйныфка килгәнен хәтерлим. Үзе кечкенә генә буйлы, ләкин бик актив малай, хәтта гиперактив дип әйтер идем. Сөйләшергә ярата, сорауларын да күпләп бирер иде, бик кызыксынучан бала булды. Алар Толя Минеев белән бер елны укырга керделәр. Ул холкы буенча Севаның капма-каршысы иде: бик тыныч, тыйнак. Шундый бер очрак хәтеремдә калган: 23 февраль бәйрәме алдыннан без беренче сыйныф укучыларым белән кул эшләнмәләре ясаганда, Сева кинәт кенә Толядан: «Син хезмәт итәргә барачаксыңмы?» — дип сорады. Толя тыныч кына: «Әйе, барам.» — ди. Ә Сева аңа: «Алай итеп әйтмә! Кычкырып әйт!» — дип җилкенде. «Менә үзең әйт алайса!» — дип җавап кайтарды Толя. «Әйтермен дә!» — ди Сева. Аннары, парта артыннан чыгып, строй адымы белән тактага кадәр чыкты. Шунда аның: «Мин һичшиксез армиягә барачакмын! Мин хезмәт итәчәкмен!» дигәнен хәтерлим, — дип искә ала Всеволодның беренче укытучысы Равилә Захарова.

Всеволод Такмашов армиягә 2019 елда Ленинград өлкәсенең Луга шәһәрендә чакырыла. Хезмәте тәмамлангач, контракт төзи. 2022 елның 24 февраленнән хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, механик-йөртүче вазифасын башкара. 2022 елның 25 июнендә Всеволод Такмашовның гомере өзелә.
Герой истәлегенә мемориаль такта ачылу уңаеннан узган линейканы һәлак булган сугышчының бертуган сеңлесе — 14 яшьлек Виктория Такмашова алып барды. Чара башлануга кадәр ул абыйсы турында истәлекләре белән уртаклашты.

— Абый белән безнең яшь аермасы зур. Ул мине, кечкенә кызчыкны һәрвакыт кайгыртып, хуплап торды. Сева бик кыю, батыр иде. Үз мәктәбе өчен җан атты. Мәктәбебезнең спорт җиңүләре белән дан тотуын теләп, командасы белән төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып килде. Сева тормышны, дөньяны бик ярата иде. Гаиләгә аеруча җылы мөнәсәбәттә булды, әниебезгә кадер-хөрмәт белән карады, аны бервакытта да борчымаска тырышты, — дип сөйләде Виктория Такмашова.

Всеволод Такмашов Олы Шүрнәк мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен генә түгел, барыбыз өчен дә батырлык һәм кыюлык, намуслылык үрнәге.
— Бүген мәктәп өчен генә түгел, бөтен авыл өчен дә әһәмиятле вакыйга. Всеволод Такмашов исеме уелган такта авылыбызның тагын бер каһарманы — Бөек Ватан сугышы герое Петр Захаров истәлегенә куелган мемориаль такта янәшәсендә урын алды. Петр Захаров — 3 дәрәҗә Дан орденының тулы кавалеры. Ике якташыбызның да батырлыгы мәңге онытылмас! Шундый ул тәрбияләгән өчен Всеволодның әти-әнисенә — Анна Александровнага һәм Анатолий Васильевичка зур рәхмәт. Батыр истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, — диде Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников.

— Район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән һәм шәхсән үземнән лаеклы ул, чын герой тәрбияләгән өчен батырның әти-әнисенә рәхмәт белдерәм! Яшь кенә булуына карамастан, Всеволод Такмашов Ватан сагына басты. Аңлы рәвештә хәрби хезмәттә булырга карар итте. Бу чын мәгънәсендә героизм, — диде Надир Курамшин, Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары.

Сүз уңаеннан, тантаналы чарага махсус хәрби операция зонасыннан яңа гына кайткан тагын 4 хәрби чакырылган иде. Алар катнашында Олы Шүрнәк мәктәбе укучылары өчен батырлык дәресе үткәрелде.
Хәер, иң үтемле әхлак сабагы — һәлак булган Всеволод Такмашов үрнәге булды. Аның гомере кыска булса да, батырлыгы — мәңгелек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев