Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Танайка авылында яңа гаилә паркы ачылды

Бу вакыйга белән авыл халкын Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев шәхсән үзе котлады.

Танайка — Алабуга районында иң зур авыл. Тарихы да бай — 2024 елда аңа 410 ел тула. Бу истәлекле вакыйганы авыл халкы хәзер «Татнефть» гранты финанславы белән берлектә муниципаль бюджет акчаларына төзелгән яңа гаилә паркы территориясендә бәйрәм итә алачак.

Кызыл тасманы тантаналы рәвештә кисү алдыннан Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев авыл халкын шундый матур вакыйга белән котлады һәм яңа паркның кадерен белергә, аны карап, саклап торырга кирәклеген билгеләп үтте. Моннан тыш, район җитәкчесе Танай авыл җирлеге башлыгы Регина Шабуровага авылда башкарылган эшләр һәм «Прикамнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Игорь Михайловка мондый әһәмиятле инициативаны хуплаганы өчен рәхмәт белдерде.

— Без шәһәребезне һәм аның тирәсендәге территорияләрне уңайлырак, матуррак итәргә тырышабыз. Авыл җирлегендә бик күп проектлар гамәлгә ашырылды. Башка торак пунктларда да грантлар программасы ярдәмендә эшләр башкарыла, — диде Игорь Михайлов.

Аннары кунакларны һәм авыл халкын Регина Шабурова сәламләде.
— Мин барыбызны да авылыбызда искиткеч гаилә паркы ачылуы белән котлыйм. Без бу ял итү мәйданын кайгыртачакбыз һәм тагын да киңәйтәчәкбез, — диде ул.

— Бу хәтта парк та түгел, ә тулы бер комплекс. Монда ял итү өчен дә, спорт белән шөгыльләнү өчен дә бөтенесе бар, — дип йомгаклады Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов.

Хөрмәтле кунаклар кызыл тасманы кискәннән соң, барлык катнашучылар паркны карарга юнәлде.

Беренче эш итеп килгән кунаклар һәм авыл халкы яңа күпфункцияле спорт мәйданчыгына игътибар итте. Аның үзенчәлеге — универсаль булуында, җәй көне анда баскетбол, футбол һәм волейбол уйнарга, ә кышын — хоккей өчен шугалак ясарга мөмкин булачак. Димәк, авыл халкы бирегә ел әйләнәсендә килә һәм вакытны файда белән уздыра ала.

Балалар яңа киңлек ачылуына аеруча шатланды.

— Балалар таучыгы һәм парк миңа бик ошады. Уен мәйданчыгында капка 
куйдылар, хәзер футбол уйнарга була. Мин якында гына яшим, бирегә еш киләчәкмен, — дип уртаклашты Вадим Марханов.

Өлкәннәр дә яңа иҗтимагый киңлеккә сокланып карады.

— Безнең авылда мондый урын барлыкка килүенә мин бик шат. Бирегә балаларны уйнарга алып килергә, шул ук вакытта үзеңә дә ял итеп алырга була, — диде Зөлфия Хәмитова.

Авылда парк ачылу халык өчен чын бәйрәм булды, алар аны җыр-биюләр белән билгеләп үтте, кунакларны камыр ашлары белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев