Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Танайка авылында яшәүчеләр махсус хәрби операция урынына 20 маскировка япмасы җибәргән

Алабугалылар гуманитар ярдәм җыюны дәвам итә.

Танайка авылындагы «Полянка» территориаль җәмәгать үзидарәсе (ТҖҮ) рәисе Вадим Михеев мобилизацияләнгәннәр өчен гуманитар ярдәм җыеп тапшыруны оештыра.

Көндәлек өчен иң кирәкле әйберләрдән башлап, ашамлыклар да җыялар, авыл кешеләре акча да тапшыра.

— Чатларда без беренче чиратта таләп ителгән нәрсәләр турында хәбәр бирәбез һәм кешеләр теләп җавап бирә. Кемдер үзе килә, кемнеңдер өенә машина белән үзем барам, акча белән булышучылар бар. Соңгы тапкыр гуманитар ярдәм белән ике машина озаттык, — ди Вадим Михеев.

Вадим Михеевның хәйриячелек белән шөгыльләнүенә ике ай гына. «Бу бик мөһим эш», — дип саный ул.

— Бу безнең уртак эшебез, шуңа да без авылдашлар белән булдыра алганча ярдәм итәбез, — ди Вадим Николай улы.

Үзе теләп булышучылар, гуманитар ярдәм җыюдан тыш, маскировка япмалары үрә. Вадим Михеевның сүзләренә караганда, махсус хәрби операция урынына 20 шундый япма җибәргәннәр инде.

Көрәшчеләр өчен гуманитар ярдәмне Мурзиха, Морт, Лекарево, Армалы, Олы Шүрнәк, Черенга, Яңа Анзирка, Яковлево кешеләре дә, битараф булмаган шәһәрдәшләребез дә, шулай ук мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары җыя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев